Хәерле көн! Бәрәңге алабызмы?
Кемдер бәрәңге ала, ә кемдер үссен әле, дип алмый.
Белгеч киңәшләренә караганда, Татарстанда бәрәңге алу срогы - август ахырыннан башлап, сентябрь урталарына кадәр. Бәрәңгене кояшлы, матур, коры көнне алсаң яхшы. Алу вакыты бәрәңгенең сортына да карый. Иртә өлгерешле бәрәңге 80 көннән, уртачасы - 100, соңы - 120 көннән өлгерә.
Сабагы корган бәрәңгене алмыйча торудан мәгьнә юк, диләр.
Бәрәңге өлгергәнне каян белергә? Бәрәңгене бер-берсенә ышкып карарга кушалар. Кабыгы нык булса - өлгергән була.
Бәрәңгене казып алыргамы-юкмы икән дип баш ватсагыз, бакчагызга чыгып карагыз. Сабакларның 50-60 проценты сары төскә керә башлаган булса, казырга мөмкин, ди белгечләр. Бәрәңге кабыгын баш бармагыгыз белән сыдырып карагыз, җиңел сыдырылса, әле җитешмәгән дигән сүз. Кабыгы каты булса, авыр сыдырылса, алырга була, ди белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев