erid:2VtzquqpS7d
Бәрәңгедән тиз генә кыстыбый әзерли беләсезме?
Арча яңалыклары

Бәрәңгедән тиз генә кыстыбый әзерли беләсезме?

Бәрәңге алу турында сайтка язманы урнаштыргач, бәрәңгедән тиз генә кыстыбый әзерләү рецептын шалтыратып әйттеләр.

Менә ниләр сөйләде Алия ханым:

-- Кибеттән әзер күзикмәк тышын сатып алам да, эштән кайтуга бәрәңге ярып куеп җибәрәм. Икенче бер савытка сөт, суган, сыер мае салып кайнатып чыгарам. Бәрәңге пешеп чыгуга, суын агызып, теге сөтне салам да изәм. Әзер күзикмәкләрне майсыз табада җылытып алып, сыер мае белән майлыйм. Бик тәмле була. Балалар белән рәхәтләнеп җыелып ашыйбыз.


Нет комментариев