Котлыйбыз
Саяра Фәттерахманова исемендәге Иске Ашыт авыл мәдәният йортының "Саяра" халык театры районда яхшы таныш. Ул ел да кызыклы да, гыйбрәтле дә спектакльләре белән тамашачыларны сөендереп килә. Үз артистлары, үз тамашачылары, үз режиссеры (танылган җырчы Фердинанд Фәтхи) бар. Фестивальләрдә катнашып, уңышлы чыгышлар ясый.
Шушы араларда коллектив Казанда "Идел-йорт" XXV төбәкара театр коллективлары конкурсы финалы кысаларында чыгыш ясады. Ул тамашачылар игътибарына Шәриф Хөсәеновның "Көтепләр дә кайтмасаң... Егерме ел үткәч" спектаклен тәкъдим итте.
Фото социаль челтәрдән алынды
Нет комментариев