erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Бүген Әфганистанда хәрби хезмәт үткән ветераннар очрашты

Иң башта район үзәгендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янына җыелдылар.

15 февраль - Әфганистаннан Совет гаскәрләрен чыгарган көн. Ул көннән 36 ел үтеп киткән. Кай арада?! Кичә генә кебек, ди ветераннар. Әфганистан сугышында Арча районыннан өч егет һәлак булды. Бүген инде 62 сугышчы бакыйлыкка күчкән. Мәрхүмнәрне 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. " Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов җитәкчелегендә үтте очрашу. Әфганчылар белән очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул ветераннарга ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәре өчен рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде, һәйкәлгә чәчәк салды. Йөрәккә тия торган музыка астында ветераннар һәйкәлгә чәчәк салдылар...
Пришел приказ - и по приказу мы встаем,
Взяв АКМ садимся ночью в самолет.
В тот ранний час, когда земля вокруг спала
В Афганистан приказом воля занесла.

Афганистан - грохочет где-то пулемет,
Афганистан - вчера погиб мальчишек взвод,
Их командир, когда на этот снег упал,
"Россия-мать", - он перед смертью прошептал.

А кто прошел через огонь и через смерть
Домой пришел, его встречали мать, отец
И вспоминал о невернувшихся друзьях ...
И все шептал : "Ну почему погиб не я?!" 

Очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Район мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе бик матур концерт әзерләгән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре