erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген - әниләр көне

Бәйрәм белән, хөрмәтле әниләр! Әниләрнең кадерен белик!

Шагыйрь Әнгәм Атнабаев шигырьләрен бергәләп укыйк.
 Минем әни әнә шундый ул
Үзе кояш, 
Үзе яңгыр ява... 
Кайтып киләм туган өемә. 
Әнкәй чыккан мине каршыларга, 
“Балам кайта”,- диеп сөенә. 
 
Әле өйгә кереп җитмәгәнмен, 
Китеремне, ахры, уйлый ул: 
Кояш чыккан кебек елмая да 
Яңгыр яуган кебек елый ул, 
Минем әни әнә шундый ул.

Әнкәй, синең кулларың

Синең куллар, мине сөя-сөя, 
Бишекләргә салган куллар ул,
Соңгы телемнәрен миңа биреп, 
Үзе коры калган куллар ул,
Әнкәй, синең йомшак кулларың.
 
Синең куллар, керләремне юып, 
Тупасланып беткән куллар ул. 
Утта пешеп, салкыннарда өшеп, 
Сөялләнеп беткән куллар ул. 
Әнкәй, синең йомшак кулларың.
 
Унбиш яшьлек кызлар кулына да 
Алыштырмам синең  кулыңны. 
Шул кулларың белән тагын бер кат 
Иркәләче, әнкәй, улыңны!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре