Матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды.
Башта Арча үзәгендәге Әфган сугышынды һәлак булучыларга куелган һәйкәл янына җыелдылар. Район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Арча сәнгать мәктәбендә матур һәм дулкынландыргыч очрашу булды. Район үзешчәннәре эчтәлекле концерт куйды. Сугыш һәм тынычлык, әниләр турындагы җырлврны күз яшьләрсез тыңлап та булмый... Район башлыгы Илшат Нуриев, "Сугышчан туганлык" оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат җитәкчесе, хәрби комиссар Азат Вахитов ил алдында хәрби бурычын үтәгән әфганчыларга рәхмәт әйттеләр, аларга исәнлек-саулык теләделәр. Бу видеода мәрхүм булган әфганчыларның исем-фамтлиясе язылган. Әфганистанда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр 160. Шуларның 59ы мәрхүм инде. Аларны күз яшьләре белән басып искә алдылар.
Нет комментариев