erid:2VtzquqpS7d
Бүген Арчада Кардиолог көне
Арча яңалыклары

Бүген Арчада Кардиолог көне

Укучылар сараенда үтте ул.

Арчага Казан дәүләт медицина университетыннан госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Фәритовна Ким кайтты. Очрашуда участок медицина шәфкать туташлары, ФАП фельдшерлары һ.б. катнашты. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик, Зөлфия Фәритовна әле яңа гына сентябрьдә Россия Федерациясенең олы бүләгенә лаек булды. "Сәламәтлек саклау отличнигы"  исеме бирелде. Бу олы бүләкне Мәскәүдә Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзе тапшырды. Менә безнең районга нинди дәрәҗәле медицина белгечләре кайта! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев