erid:2VtzquqpS7d
Бүген җепшек кар ява, кайбер районнарда буран булуы ихтимал
Арча яңалыклары

Бүген җепшек кар ява, кайбер районнарда буран булуы ихтимал

Һава торышын белеп торыйк.

Сишәмбе, 31 декабрьдә, Татарстанда уртача явым-төшем фаразлана. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, республикада җепшек кар явачак. Урыны белән буран һәм бозлавык көтелә.

 

Температура иртән -6..-1 градус була, ә көндез 0..-4 градуска кадәр күтәрелә. Шул ук вакытта синоптиклар юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтә.

2024 елның соңгы көнендә җил секундына 7-12 метр (урыны белән секундына 15-20 метр) тизлек белән көньяктан, көньяк-көнбатыштан исәчәк.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев