erid:2VtzquqpS7d
Бүген район суды утырышында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыга каралган түләүләрне якыннарына бүлеп бирү турындагы эш каралды
Арча яңалыклары

Бүген район суды утырышында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыга каралган түләүләрне якыннарына бүлеп бирү турындагы эш каралды

Җитди мәсьәлә.

Һәлак булган сугышчыга каралган түләүләрне ветеранның язылышкан законлы хатыны, балалары һәм әти-әнисе алырга хокуклы. Сүз миллионнар турында бара. Бүген каралган эштә  һәлак булган сугышчының аерылган хатынында балигь яшенә җитмәгән  улы бар. Сугышчының әтисе белән әнисе дә яшьтән аерылышкан. Кечкенәдән ул үги әти белән үсә. Судта нәкь менә шул мәсьәлә карала да: мәрхүм сугышчыга каралган түләүләрнең бер өлеше үги әтигә тиешме юкмы? Түләүләр сугышчының малаена, биологик әтисенә бүленәчәк. Ә үги әтигә?  Сугышчы бит үги әтисе тәрбиясендә үскән! Әнисе мәрхүм инде. Сугышчының укытучысы, ул вакытта мәктәп директоры булып эшләгән шаһит үги әтине үз баласыдай күрде дип мактады. Суд карары үги әти файдасына булды. Шулай итеп түләүләр өч өлешкә бүленәчәк: малайга, биологик әтигә һәм үги әтигә. Суд карары әле көченә кермәгән.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев