erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүген салават күпере чыкты

Безгә Казанбаштан Гөлара Шәрипова хәбәр итә.

Табигатьтә сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган гаҗәеп күренешләр еш очырый. Кыш көне салават күпере күргәнегез бар идеме?Ә мин бүген күрдем. Иртән йомыш белән поликлиникага керергә туры килде. Тәрәзә буенда урнашкан терапевт ишек төбендә чират көтеп утырам. Шулчак сакалы матур итеп кенә кыскартылган, олы яшьтәге бер абзый тәрәзәгә ишәрәли: "Карагыз әле, салават күпере чыккан," - ди. Мин гаҗәпләнеп тәрәзәгә күз салдым. Дөрестән дә, Арча өстеннән аллы-гөлле нурлар күтәрелгән. Минем гаҗәпләнүемне күреп абзый өстәп куйды: "Кисәк суытса шулай була ул, минем инде бер-ничә мәртәбә игътибар иткәнем бар. Аның әле икенче очы да булырга тиеш". Урамга чыккан икенче очын да эзләп таптым. Күктә ни булмас, дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул, диярсең. Кич җитте, күктә кабат гаҗәеп күренеш. Кызарып кояш байый. Матур да, куркыныч та. Сез дә күрдегезме?
Куркыныч матурлык, шулаймы?
Җиһанга ут капкан... ул яна!
Кирәкми яңасы, кирәкми !!!
Йөрәкләр ярасы өр - яңа 💔

Яралы җаннарга дәва юк,
Сыкрана, сызлана, нык әрни...
Сулышлар кысыла, ни кылыйк
Бугазда төерме?.. Җибәрми...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күкләрнең зәңгәре үз икән,
Кызылы ут төсе. Ут - хәтәр!
Офыктан күземне алмыйча
Ник әле илерәм бу кадәр?..

Сулкылдый тирәндә, дәва юк,
Йөрәкнең ярасы өр - яңа.
Кояш, дип алдандым, юк икән,
Офыкта кызарып чор яна🔥 (Гөлара Шәрипова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре