erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бүгенге балалар — безнең киләчәгебез

26 августта район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды

Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова, район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Кунаклар башта район Мәдәният йорты фойесында балалар бакчалары, уку йортлары әзерләгән күргәзмәне карадылар һәм югары бәя бирделәр. Анда балаларга белем һәм тәрбия  бирү белән бергә, һөнәри юнәлеш бирү буенча эшчәнлек тә киң чагылдырылган иде.

Киңәшмәдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров “Мәгарифтә лидерлык: стратегик юнәлешләр һәм технологияләр” дигән темага чыгыш ясады.

– Район мәгарифе өчен узган һәр уку елы бер-берсенә охшаш та, шул ук вакытта элеккесеннән аермалы да. Әмма август киңәшмәсендә алынган курс һәрвакыт үзгәрешсез кала, – диде ул.

Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү аеруча мөһим роль уйный. Районда 47 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар, аларга 2270 бала йөри, 529 бала чиратта тора. 3 яшькә кадәрге балалар чираты юк. Балалар бакчалары узган елның сентябреннән бердәм белем бирү программасына күчтеләр. Ул бала туганнан алып мәктәпкә кергәнче балаларны тәрбияләү һәм укытуның бердәм системасын булдыруга ярдәм итә.

Балалар бакчаларында балаларга төрле эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Һәр төркемдә тирә-юнь балаларның  яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бизәлә. Балалар мәктәпкә барганчы ук шахмат уйный, робот техникасы белән шөгыльләнә, мультфильмнар төзи, финанс гыйлемен өйрәнә.

Тәрбиячеләр һәм балалар ирешкән уңышлар мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты турында сөйли. Алар муниципаль, республика һәм Бөтенроссия конкурсларында катнаша. Арчаның “Балаларны үстерү үзәге — 4 номерлы балалар бакчасы” 2024 елда 500 мең сумлык грант иясе булды. Арчаның 1, 6, 10 нчы балалар бакчалары тәрбиячеләре “Иң милли тәрбияче” дип аталган республика конкурсында призлы урыннар алдылар. Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Дарья Лесенко “Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим” дигән республика конкурсында җиңеп, акчалата приз алды. Арчаның 5 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Ясминә Бохараева РФ төбәкләре арасындагы “Яшь мастер” конкурсында 1 нче урынны яулады.

Балалар бакчаларында татар төркемнәрен арттыру, туган телне өйрәнү буенча эшне көчәйтергә кирәк. Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы 1 сентябрьдән тулысынча татар телендә өйрәтү һәм тәрбияләүгә күчә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барлык мәгариф учреждениеләре узган елдан бердәм федераль программа буенча эшли башлады, әлеге эш дәвам итәчәк.

Быел 1 сентябрьдән илнең барлык мәктәпләре яңа предметлар – Ватан куркынычсызлыгы аны яклау нигезләре һәм хезмәт өйрәтә башлый. Тарих һәм җәмгыять белемнәре буенча яңа бердәм дәреслекләр эшләнә.

Арча районы бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыю буенча алдынгы рәттә.

Мәгариф системасы алдында торган бурычларның ничек хәл ителүе укытучының шәхесенә, белеменә бәйле. Районның барлык педагоглары квалификация күтәрү курслары уза, төрле дәрәҗәдәге семинарларда, конкурсларда катнаша. Арчаның 6 нчы номерлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришат Сәйфетдинов республика конкурсында — икенче, тәрбия эше буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова — өченче, педагог оештыручы Ксения Журавлева икенче урынны яулады. 7 нче номерлы урта мәктәп укытучысы Лилия Шәфигуллина Бөтенроссия конкурсында “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә җиңүче булды.

Быел укытучылар сафын 13 яшь белгеч тулыландырды.   

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Шәяхмәтова үзенең чыгышында Арча мәгариф системасы эшчәнлегенә югары бәя бирде, матур, нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт әйтте. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов балаларга һөнәри юнәлеш бирүнең әһәмиятенә тукталды; “11 нче сыйныфка җиткән бала кая барасын белмәсә, нәрсә була инде бу?” – диде ул. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп шушы юнәлештә бергәләп эшләргә тиеш.

Район башлыгы Илшат Нуриев район мәгариф хезмәткәрләренең уңышлары зур булуын билгеләп үтте. Әмма әле мөмкинлекләр тулысынча файдаланылып бетми, туган телне өйрәтү буенча бигрәк тә шәһәр мәктәпләре коллективларына нык тырышасы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев