erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча педагогика көллияте студентлары җәйге чорга яңа һөнәр үзләштерә (ВИДЕО)

Элеккечә түгел, башкача.

Бүген Арча педагогика көллиятенә республика студентлар отрядыннан штаб белгече Эльвира Төхвәтуллина һәм матбугат хезмәте җитәкчесе Надежда Васильева кайтты. Республиканың 31 уку йортында студентларны җәйге чорда эшләргә төрле һөнәрләргә өйрәтәләр. Шул исәптән Арча педагогика көллиятендә 53 студент бүген җәйге лагерьларда вожатый булып эшләү өчен теоритик һәм практик яктан белемнәрен арттыралар. Укулар 6 марттан башланган. Моңарчы андый өйрәнүләр булмаган. Быел гына башланган ул. Һәм мондый мөмкинлеккә студентларга бушлай өстәмә һөнәр бирү буенча грант откан уку йортлары гына ия. Шул исәптән Арча педагогика көллияте дә грант отты. Бүген көллиятнең ике бүлмәсендә - башлангыч сыйныф укытучысына укучы 3нче курс студентлары (311 һәм 312нче төркемнәр) җәйге чорда балаларның каникул вакытында лагерьларда эшләү осталыгына өйрәнделәр. Көн дә май азагына кадәр барачак вожатый һөнәрен алу буенча бу уку-өйрәнүләр. Укытучылар Гөлнара Гарипова һәм Радия Рәхмәтуллина дәресләрне кызыклы итеп алып баралар.Арча педагокика көллиятенең укыту буенча директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина менә ниләр сөйләде: "Безнең көллият студент отрядларында катнашучыларны бушлай һөнәрләргә укыту программасы нигезендә "Вожатый" белгечлеге буенча грант отты. Шулай итеп безнең 53 студент "Россия студентлар отрядлары" оешмасының Татарстан буенча әгьзасы булдылар. Һәм без аларны грант нигезендә вожатыйга укытабыз. Укулар тәмамлангач аларга "Вожатый" таныклыгы биреләчәк һәм алар вожатый булып эшли алачаклар". Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре