erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Бурятиядән күрешергә кайттылар

Таһир Сабиров ата-бабасының туган җирендә бик нык дулкынланды. Яратты ул бу якларны. Халкын, җирен

Иске Кырлай авылы китапханәчесе Венера Хәмзина шалтыратты. “Сугышка кадәр авылдан чыгып киткән Шәкүр абый Сабировның оныклары  кайта. Сез дә килә алмассызмы икән?”. Безне бу хәбәр кызыксындырды. Туган җир, туган туфрак тарта дигәннәре дөрестер инде...

Җиңел машинага төялешеп, Арча башына чыгып киттек. Рульдә – Иске Кырлай мәдәният йорты җитәкчесе Айсинә Гыйләҗетдинова, янәшәмдә – китапханәче Венера Хәмзина. Боз сарае янында туктап, кунак-ларны көтәбез. Иске Кырлайдан Шәкүр абый Сабировның туганы Илдар Дәүләтбаев та килеп туктады. Илдар матур итеп татар түбәтәе киеп куйган. Аның бабасы Галләм (әнисе Мәдинә апаның әтисе) Шәкүр белән бертуганнар. Ул Иске Кырлай авылы тарихын өйрәнүче Шамил Ибраһимов белән килде. Кызы Ләйсән дә бар иде. Каршыбызга җиңел машина килеп туктады. Аннан Шәкүр абыйның оныгы Таһир Сабиров хатыны һәм хатынының бертуганы белән төштеләр. Китте күрешүләр... Таһир дәү гәүдәле, чибәр кеше. Соңыннан Илдар: “Шәкүр абыйлар дүрт бертуган – бар да дәү гәүдәле, кара чәчле, матур кешеләр булганнар”, – дип сөйләде. Күрешкәч, машиналар Иске Кырлайга кузгалды. Таһир бу якларның матур йортларына, төзек юлларына сокланып барды. Бездә алай түгел, диде... Илдарларга кайтып туктадылар. Бер кат чәйләп алгач, авыл буйлап киттеләр. Китапханәдә булдылар, зиратка кереп чыктылар, изгеләр чишмәсенә барып килделәр. Шәкүр абыйның олы абыйсы Хәкимнең оныгы Роза апа да Түбән Мәтәскәдән килеп җитте. Авылның өлкән кешесе Фатыйма апа Хәсәншина да кунаклар белән күрешергә керде. Фатыйма апа: “Авылдан өч гаилә 1940 елны Бурятиягә бәхет эзләп чыгып киттеләр, – дип сөйли. – Ике гаилә кире кайтты. Шәкүр абый хатыны Сара апа белән торып кала”. Сугышка да Бурятиядән китә. Сугышта һәлак була.

Таһир Сабиров бабасының туган нигезендә дә булды. Анда Шәкүр Сабировның энесе Рәфыйкъ абыйның оныгы Ленар Сабиров гаиләсе белән яши. Таһир, туган нигез туфрагын алып, кесәсенә салды... Башына милли түбәтәебезне кидерткәч, татар улының күңеле тагын да нечкәрде...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Матур хис-тойгылар белән алар Казанга кайталар. Казан буйлап сәяхәт итәләр. Сабировлар бит күп. Яңадан Арчага кайталар, яңадан туганнар очраша...

Ә нәсел җебен эзләп табу болай була. Бурятиядә яшәүче Таһир Сабировның туганының кызы Надежда Иске Кырлай китапханәсе электрон поч-тасы аша китапханәче Венера Хәмзина белән элемтәгә керә. Хат алышалар. “Мин Шәкүр Сабировның кем булуын авылның өлкән кешеләреннән сорашып белдем. Аларның нәселен өйрәндем”, – дип сөйли китапханәче Венера Хәмзина. – Безнең якларны Таһир бик ошатып китте. Очрашып торырга сүз куештылар”.

Татар уллары һәм кызлары кая гына таралмаган да кайда гына яшәми!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре