Быел бүләккә вәгъдә ителгән ун чебине ияләренә илтеп тапшырдык
Район газетасын яздырмауны күз алдына да китермим
Быел бүләккә вәгъдә ителгән ун чебине ияләренә, Мөндеш авылында яшәүче Раушания һәм Данил Хөсәеновларга илтеп тапшырдык.
Елдагыча, “Арча хәбәрләре” яки “Арский вестник” газетасына язылучылар арасында бүләк уйнаттылды. Бу үзенчә матур бер гадәткә әйләнеп китте.
30 майдан 3 июльгә кадәр район газетасына 2025 елның икенче яртыееллыгына язылучылардан квитанцияләр кабул иттек. Иганәчебез “Бариев Б.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы тәкъдим иткән 10 бройлер чебие уйнату турында газетабыз битләрендә һәм сайтта алдан хәбәр ителде. Бүләк уйнатуда барысы 110 катнашучы теркәлде.
Катнашучылар йөздән артып китсә, бүләк бер кешегә генә чыгачак иде. Шуңа язылучылар гына түгел, үзебез дә кемгә насыйп булыр икән, дип түземсезлек белән көтеп тордык. Бүләкне Мөндеш авылында яшәүче Данил Хөсәенов отты.
Бу атнаның беренче көнендә үк чебиләрне ияләренә тапшыру өчен Мөндеш авылына юл тоттык. Данил Хөсәеновның хатыны Раушания ханым Арчада “Шанс” ширкәтендә эшли. Отучысы Гаилә башлыгы булса, үстерүчесе ул бит, дип аны да үзебез белән э\ш урыныннан алып киттек.
– Квитанцияне соңгы көнендә генә җибәргән идек. Башта соңга калмадыммы әле, дип шалтыратып сорадым. Кем белә, бәлки, безгә бәхет елмаер, дип уйладык. Әмма бүләк чыгар, дип көтмәдек. Менә бит, насыйп булгач, – диде ул.
– Газетага кем язылган иде соң?
– Данил. Квитанцияне мин җибәрдем. Кайсыбызның кулы җиңел булгандыр.
– Моңа кадәр берәр нәрсә отканыгыз бар идеме?
– Юк. Гомер эчендә беренче мәртәбә бу, – диде Раушания ханым.
– Район газетасын күптәннән алдырасызмы?
– Бик күптәннән. Мин яшь вакыттан бирле укып барабыз. Килгәнен көтеп торабыз. Башка газеталар торып торса да, районныкын укымыйча йокларга ятмыйбыз. Эштән кайту белән: “Данил, газеталар алып кердеңме? “Арча хәбәрләре” бармы?” – дип сорыйм. Район газетасын яздырмауны күз алдына да китермим, - диде ул.
Тулырак район газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев