erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Чип – авыруларга киртә ул

Терлекләрне чиплаштырмаган хуҗалыклар сөт тә, ит тә сата алмаячак

Әңгәмәдәшебез – район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе  Руслан Фәйзрахманов.

 – Руслан Ринатович, 1 марттан шәхси хуҗалыклардагы терлекләрне дә чиплаштыру башланды. Бу нәрсәгә кирәк булды икән, дип гаҗәпләнә газета укучылар.
– Зур  авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бу эш ике ел элек башланган иде. Әкренләп чират шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да килеп җитте. Ни өчен кирәк булды дигәндә, ветеринария хезмәте дә цифрлаштыруга күчеп бара. Моңарчы ничек иде, участок ветеринария табибы хуҗалыкларга килә, вакцина ясый. Бу турыда кәгазьгә яза, кич утырып боларны журналга тутыра. Ә хәзер  аның кулында планшет. Ул башкарган эш планшетка языла, планшет Интернетка тоташтырылган, бөтен мәгълүмат гомуми базага күчә. Терлекнең колагындагы чипта бу мәгълүматлар бөтенесе дә бар. Табиб планшет ярдәмендә шул мәгълүматларны укый.
– Бозау туды, ди. Аның хуҗасы нишләргә тиеш?
– Бу турыда участок ветеринария табибына хәбәр итәргә. Әлеге табиб килеп бушка чипны тага. Әлеге мәгълүмат базага китә, киләчәктә бозауга ясалган вакциналар турындагы мәгълүмат языла бара. Сатучы ай ярымлык бозауны өч айлык дип алдап сата алмый инде, чөнки сатып алучы аның кайчан туганлыгын шул чиптан укып белә ала.
– Әгәр хуҗасы сыерны сатса?
– Бу турыда ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк. Программада сыер яңа хуҗага күчерелә генә.
– Хуҗа кеше үгезне үзе өчен суйса?
– Мондый очракта да участок ветеринария табибына әйтергә кирәк, ул аны исәптән төшерәчәк.
Сату өчен суйганда сугым пунктына алып бару мәҗбүри. 2023 елның 1 сентябреннән чипы булмаган терлеккә белешмә бирелмәячәк. Бу продукциянең кешеләр өчен куркынычсыз икәнлеген белү өчен кирәк. 2024 елдан сарык һәм кәҗәләр, 2025 елдан атлар  чиплаштырылачак. Атларга чип тире астына кертелә. Спорт атлары чиплаштырылган инде, аларның хуҗалары белешмә кәгазьләр күтәреп йөрми, илнең кайсы гына почмагына барса да, чипны укып бөтен мәгълүматларны белә алалар.
– Белешмәдә терлек хуҗасының ИННын күрсәтү ни өчен кирәк, бу салым салу өчен түгелме, дип борчылучылар да бар.
– Сыеры булган кеше сөт тапшыра яки ит сата. Белешмәдә программага кертү өчен төп документ итеп ИНН каралган, монда салымның катнашы юк.
Терлекләрне чиплаштыруның тагын бер максаты – авыру терлекләрнең керүенә юл куймау. Чувашстанда себер түләмәсе, Казахстанда тилчә авыруы бар. Чипы булган малның кайдан  килгәнлеген, нинди дәва алганлыгын һ.б. мәгълүматларны бик тиз белеп була. Кәгазьне төрле юллар белән ясарга мөмкин, ә менә чипны алдап булмый.
– Чиплаштыруны кем башкарырга тиеш?
– Зур авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә моның өчен хуҗалыклар үзләре җаваплы, чипларны да үзләре сатып алалар. Ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрне чиплауны ветеринария хезмәткәрләре бушлай башкара,  чиплар өчен дә түлисе юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X