erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Дан өчен түгел, егетләребез өчен»

Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.

“Игелекле эшнең иртәсе-киче юк, дигән кебек, аның яше һәм милләте дә юк”, – дигән юлларга күз төште Шурабаш мәдәният йорты төркемендә куелган бер язмада.
Чыннан да шулай бит. Бик дөрес сүзләр. Шурабаш авылында гомер-гомергә татарлар, марилар бер булып яшәде һәм яши. Бергә эшлиләр, күңел ачалар. Махсус хәрби операция барган зонадагы егетләребезгә ярдәм кирәк булгач та, бөтенесе бергә эшкә тотынган.

– Мәскәүдән 500 квадрат метрдан артык балыкчылар сеткасы алдырдык. Безгә аны Яңа Кенәр егете алып бирде. Аннан Санкт-Петербургтан камуфляж материаллары кайтартылды. Шулар Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән авылларга бүленде, шулай ук Яңа Кенәргә, Ташкичүгә (Гөлфия Мәгъсумова белән Тәнзилә Вәлиевага) илтеп бирелде. Авыллар маскировка өчен сетка үрүдә аеруча зур тырышлык куйды, – дигән иде сугышчан хәрәкәтләр ветераннары төркеме җитәкчесе әфганчы Рашат Сәлихҗанов ерак юлга, махсус хәрби операция барган зонага кузгалыр алдыннан. Бу зонага кергән бөтен авыл халкы маскировка өчен сетка үрүгә үз көчен керткән. Кемедер бармы анда, юкмы, анысы мөһим түгел, кем булса да, ул безнеке һәм аңа булышырга кирәк. Ярдәмчел, изге күңелле халкыбызның фикере шундый.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Маскировка өчен сетка үрүдә өлкәннәр дә, урта яшьтәгеләр дә, хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да, гомумән, вакыты, теләге һәм кул эшенә сәләте булган авылыбыз халкы катнашты, – диде Шурабаш мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Олеся Антипова. – Халисә апа әйтмешли, дан өчен түгел, егетләребез өчен, ничек булса да аларга булышырга, андагы тормышларын җиңеләйтергә теләп эшлибез. Маскировка өчен сетка хәрбиләрнең гомерен саклап кала ала. Алар алгы сызыктагылар өчен бик тә кирәк. Димәк, без дә солдатларның гомерен саклап калуга үз өлешебезне кертәбез. Бик зур рәхмәт барысына да.
Шурабаш халкы “Солдатлар өчен өйдә ясалган токмач” акциясенә дә актив кушыла. Маскировка өчен сетка үрергә Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин әйтүе буенча алынсалар, монысына үзләре тотынган.

– Госпитальдә яраланып яткан егетләребезгә аз гына булса да ярдәм булсын, дип, авылыбызның изге күңелле апалары белән Шурабаш мәдәният йортына җыелып өй токмачы әзерләдек, – диде Олеся. –  Юк вакытларын бар итеп килгән барысына да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ветеран укытучы Лиза Емикиевага да зур рәхмәт. Кулларым авыртып тора, җәя алмыйм, ичмасам, шулай ярдәм итим, дип ул күп итеп йомырка бирде. Әнә шулай бөтен кеше көченнән килгәнчә үз өлешен кертергә тырышты. Эшләгән изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Тиздән ир-егетләребез исән-сау туган якларына әйләнеп кайтсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев