erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Дүшәмбе көн көчле җил, кар, буран булуы ихтимал. Сак булырга кирзк.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә төп иминлек чаралары хакында искәртәләр

13 ноябрь 2022  14:32

Татарстанлыларга дүшәмбе көнне бозлавык һәм буранда иминлек чаралары хакында искәртәләр

 

Метеорологлар фаразлавынча, якшәмбе киченнән (13 ноябрь) дүшәмбе киченә (14 ноябрь) кадәр Татарстанда урыны белән кыска вакытлы буран, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитүче көчле җил, шулай ук юлларда бозлавык хасил булуы көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә төп иминлек чаралары хакында искәртәләр. Көчле буран вакытында аерым очракларда гына бинадан чыгарга рөхсәт ителә, урамда үзең генә йөрү тыела. Чыгып китәр алдыннан кая баруыгыз һәм кайчанрак кире кайтуыгыз турында дусларыгыз яки якыннарыгызга хәбәр итегез.

Ерак юлга чыгарга ниятләгән машина йөртүчеләргә үз автомобильләренең техник торышын тикшерергә, ягулык һәм яхшы антифриз запасын булдырырга кирәк. Машинада насос, трос, баллон ачкычы һәм домкрат, шулай ук авария комплекты (телефонны кору җайланмасы, запас аккумулятор, җылы киемнәр һәм әйберләр, көрәк, кул фонаре, аптечка, азык-төлек, балта һ.б.) булуын тикшерегез.

Көчле җил вакытында да өйдән чыкмаска, ишек һәм тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Урамда реклама такталары, вывескалар, юл билгеләре һәм электр тапшыру линияләренә якын килмәгез. Машинагызны зур агачлар янында калдырмагыз.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә машина йөртүчеләргә ерак сәфәргә чыкмаска киңәш итәләр. Җәяүлеләргә дә урамда игътибарлырак булырга: барлык автомобильләрнең дә сезне үткәреп җибәрүенә инангач кына бары тик зебра буйлап юл аша чыгарга кирәк.

Бәла-каза булган очракта, 112 бердәм номерына мөрәҗәгать итә аласыз

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarga-dusambe-konne-bozlavyk-ham-buranda-iminlek-caralary-xakynda-iskartalar-5862819

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре