erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Егетләребезнең иң газизләре, өзелеп көтүчеләре сез

Махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләрнең әниләрен, хатыннарын Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар

Шул уңайдан Арча Мәдәният йортында зур чара узды. Анда 250гә якын    кеше катнашты. “Хатын-кыз ул – бөек зат!” дигән бәйрәм концертын районның сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгышы бизәде.

Әлеге зур әһәмияткә ия булган бәйрәм чарасы алдыннан килгән кунаклар күргәзмә белән танышты. Волонтерлар, авырлык килгәндә кешене хәсрәте белән ялгыз калдыра алмаучы изге күңелле, ярдәмчел кешеләр тарафыннан оештырылган иде ул. Газиз балалары, ирләре, оныклары яу кырында булган әниләр, хатыннар, әбиләр генә түгел, махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз турында бөтен халык кайгырта. Әлеге күргәзмә дә безнең бердәмлегебезне, ярдәм кулы сузарга әзер булуыбызны күрсәтә. Аңа кадәр авыл җирлекләре хезмәткәрләре якыннары махсус хәрби операция барган зонада булганнарның гаиләләрендә булып, хәлләрен белешеп, бәйрәм күчтәнәчләре өләшкән.

Волонтерлар, изге күңелле кешеләр турында газета битләрендә еш яктыртып барабыз. Каядыр җыелып токмач кисәләр, маскировка өчен сетка бәйлиләр, мунчалар ясап җибәрәләр, җылыну, ризык әзерләү өчен махсус мичләр ясыйлар һәм башкалар. Һәрберсенең хезмәте сүз белән генә әйтеп тә бетереп булмый торган рәхмәткә лаек. Әмма алар ничек эшли, күпме көч, хезмәт түгә? Моңа кадәр бу хакта сөйләгәннәрдән генә белеп килдек. Күргәзмә барышында шушы кешеләрнең беразы белән генә булса да күрешеп, аралаша алдык. Чыннан да искиткеч зур йөрәкле, төп эшен бер кырыйга куеп торып, ярдәм итәргә ашкынып торучы, аның өчен вакытын да, көчен дә кызганмаучы чын кешеләр яши безнең арада! Һәм аларның саны артканнан-арта! Яу кырындагылардан рәхмәт сүзләре ишетү аларны тагын да дәртләндереп җибәрә. Ир-егетләребез өчен иң мөһиме туган як, туган йорт, әни куллары исе, йөрәк җылысы килеп торган ризыклардан авыз итү, аларның тәмен, көтеп торуларын белү.

– Улым Максим 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнде. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып китте. Соңгысы гыйнварда. Аңа кадәр 17 көн бернинди хәбәре булмады. Менә тагын өч көн инде хәбәрсез, – диде Яңа Кенәрдән Нурия Галимова. – “Эталон” ширкәтендә эшләгән иде ул. Бик ярдәм итәләр, зур рәхмәт җитәкчеләренә. Үзем Казанда “Мега Мебель”дә эшләдем. Хәзерге вакытта урын өстендәге авыру әнине карыйм. Җитәкчем Руслан Шәүкәтович та ярдәм итеп тора.

Акчишмәдән (Арчада яшиләр) Рәсимә Корбанова педагогика көллиятендә техник хезмәткәр, ире Динар Питомникта эшләгән. 2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнгән. Херсон өлкәсенә эләккән.

– Ике улыбыз бар. Дамир беренче сыйныфта укый, Камил балалар бакчасына йөри, – диде Рәсимә. – Ирем әле өйдә. Аягын сындырып, тернәкләнү өчен өйгә кайтты. Тазару белән яңадан китәм, анда мине иптәшләр көтә, ди.

Ә менә Хәдичә Иванованың икенче кызының ирен шушы көннәрдә генә Балтач ягына алып кайтып күмгәннәр. Хәдичә ханымның күзеннән яшь кипми. Бер яктан кияве өчен кайгырса, икенче яктан оныгы Илнур өчен борчыла.

– Икенче кызымның 20 яшьлек улы Илнур да махсус хәрби операция барган зонада. Контракт төзеп китте. Бу хакта үзем хастаханәдә вакытта белдем. Узган елның августы иде ул. Мине чыгарабыз, диделәр. Алып китәргә кушып Илнурга шалтыраттым. “Булмый, әби, мин Украинада”, – диюе булды, телефоным бер якка очты үзем икенче якка барып төштем. Дарулар белән генә кеше иттеләр. Бик сөйләшә дә алмыйбыз. Исән-сау гына булсын инде.

– Бер кешегә дә әйтмичә барган да контракт төзегән. Китәр алдыннан гына белдек, – диде Илнурның әнисе Илһамия.

Залда утырганнарның һәрберсенең үз хәсрәте. Күзләрендә яшь, күңелләрендә сагыш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без тормышыбызны хатын-кызлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар безгә тормыш бүләк итә. Гаилә учагын саклаучылар да алар. Махсус хәрби операциядә булган егетләребезнең иң газиз кешеләре, өзелеп көтүчеләре дә сез. Барыгызга да олы рәхмәтемне җиткерәм, – диде аларга мөрәҗәгать итеп һәм бәйрәм белән котлап район башлыгы Илшат Нуриев. – Сез үстергән батыр уллар белән горурланабыз, алар хәрби бурычларын намус белән үти, сезнең дә, районыбызның да йөзенә кызыллык китерми. Гуманитар ярдәм оештыру безнең халыкның бердәмлеген күрсәтте. Районнан утыздан артык мунча, 200 тонна йөк җибәрелде. Үзем махсус хәрби операция барган зонада булып, егетләр белән очрашып кайттым. Алар ашарга да, кияргә дә бар, якыннарның өй җылысы белән җибәрелгән әйберләре безнең өчен кадерле. Алардан өзмәсәгез иде, – диделәр. Алга таба да безнең ярдәмне тойсыннар, егетләребез туган якларына исән-сау әйләнеп кайтып, шушы залда концертларны алар белән бергәләп карарга язсын.

Әйе, райондашларыбыз бердәм булып, егетләребез өй җылысын тойсын өчен кулдан килгәннең, хәтта килмәгәнен дә үзләштерә, барын да эшли. Шул көнне үткән күргәзмә моның ачык мисалы. Арчадан Гөлназ һәм Фәрит Әхмәтгалиевлар көздән үк башлап меңнән артык шәм ясаган. Бер айга 240 килограмм парафин китте, ди Гөлназ. Барысы да ярдәм йөзеннән, үз хисапларына. Теләгән кешегә Фәрит осталык классы да күрсәтте. Шәм ясауның да үз тәртибе бар икән, шуны яхшылап аңлатты.

Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортындагы электр мичендә имбир киптерә икән.  Чәйгә салып эчсәң, тәмле дә, файдалы да. Хуш исе әллә кайдан аңкып тора. “Имбирны кибеттән сатып алабыз һәм турап киптерәбез”, – диде Нәзирә Хәмидуллина.

Район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова әниләрне бәйрәм белән котлап язган открыткаларны алып килгән. Һәр мәктәп шундый солдат әнисенә котлау әзерләгән. “Бер әни дә читтә калмаячак”, – диде ул.

– Солдатларга район исеменнән аерым бокслар әзерләп, исемле посылкаларга кушып җибәрәбез, – диде волонтер Гөлия Гарифҗанова.– Анда ризыклардан тыш, аптечкалар, газ баллоннары, сорау буенча (бөтен кешегә дә түгел) рацияләр салабыз.

Ветераннар, пенсионерлар хезмәтен, гомумән, әйтеп бетерерлек түгел. Алар маскировка өчен сеткалар үрә, токмач кисә, чәк-чәк пешерә, кием-салым, азык-төлек җыеп җибәрә. Хәзер инде җиләк-җимеш, сушки, үләннәр киптереп, шуларны капларга тутыра башлаганнар.

– Социаль челтәрдә үзебезнең төркем бар. Шуны эшләргә кирәк иде, дип язабыз гына. Шунда ук килеп тә җитәләр. Авыллар үзләрендә эшли. Токмач җәеп киләләр, сетка үрәләр, оекбашлар бәйлиләр. Үләннәр белән чәй ясап җибәрү турында әйткәч, шунда ук бөтен районнан дөнья кадәр дару үләннәре, киптерелгән җиләк-җимеш, сушкилар алып килделәр. Шуларны Пенсия фонды бинасында урнашкан “Чал чәчле яшьлек” өлкән буын аралашу үзәгендә бергәләп капларга тутырабыз, – диде Россия пенсионерлар берлегенең Татарстанның Арча районы җирле бүлеге рәисе Руфия Баһаветдинова.

Район хакимияте кызлары да зур эшкә тотынган. Кызлар үзара киңәшләшкән дә, яшелчәләрне киптереп,  коры аш ясарга, дигән фикергә килгән. “Башта бер килограмм кәбестәдән киптерелгән 80 грамм продукт чыкканны белгәч, бик авыр эш, ахры, дигән фикергә килдек. Аннан сабалар ясый икән бит, ничек бездән булмаска тиеш, дип җиң сызганып тотынырга булдык. Сабага барып өйрәнеп кайттык. Чынлыкта бернинди катлаулылыгы да юк икән. Хакимият кызлары белән сөйләштек тә, берәр килограмм кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге алып эшләп карадык. Итне дә киптердек. Өйдә нәрсә бар, шуларны алып килдек, сатып алдык. 5-6 кыз тотынган идек, башкалар да кушылды. Хәзер киптерелгән әйберләрне һәр капка салып, коры аш әзерлибез. Бер каптан бер тәлинкә аш чыга. Шуңа сохарилар да киптерәбез, – диде Надия Сафиуллина.

Күргәзмәдә күргәннәргә, ишеткәннәргә, бу эшләрне башкаручыларның тырышлыгына сокландык. Концерт та искиткеч эчтәлекле, көчле булды. Йөрәкләргә үтеп кереп, күңелләрне өтеп алырлык чыгышлар, матур җырлар, дәртле биюләр – солдат әниләренә, хатыннарына бәйрәм бүләге булып барып иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев