erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ел укытучысы – Арчаның 6 номерлы урта мәктәбеннән Ләйсән Кәбирова!

Ел укытучысы – Арчаның 6 номерлы урта мәктәбеннән Ләйсән Кәбирова!

15 декабрьдә Арчаның 2 номерлы урта мәктәбендә “Ел укытучысы – 2023” һөнәри конкурсының муниципаль этабы финалистларын бүләкләү булды.

 “ Ел укытучысы” номинасиясендә Арчаның 6 номерлы урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Кәбирова Ләйсән Ильяс кызы беренче урынны яулады.

Курса Почмак урта мәктәбенең математика укытучысы Нуриев Рамил Камил улы икенче, Яңа Кырлай мәктәбеннән Гайфуллина Ләйсән Харис кызы , Арчаның 7 нче мәктәбеннән Зиатдинова Альбина Альберт кызы өченче урында.

“Иң иҗади укытучы” – Апаз мәктәбеннән Шәрифуллина Рәзилә Рәмис кызы.

“ Педагог-профессионал” -  Ашытбаш мәктәбеннән Гыйззәтуллина Гөлүсә Хәбир кызы, Яңа Кишет мәктәбеннән Сафиуллина Миләүшә Фоат кызы, Түбән Аты мәктәбеннән Хәмидуллин Данис Мәхмут улы.

“Үз эшенең остасы “ – Лесхоз мәктәбеннән Емельянова Гөлназ Илгизәр кызы, Арчаның 5 номерлы гимназиясеннән Вафина Алина Рифат кызы.

“Дәрес – осталыкның югары ноктасы” – Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Шиһабиева Лилия Рәфкать кызы.

“Мәгарифтә традицияләр” – Арчаның 3 номерлы мәктәбеннән Зәйнуллина Римма Фаил кызы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Педагогик дебют” – Арчаның 6 номерлы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Сәйфетдинов Ришад Фәннүр улы – беренче урын, Лесхоз мәктәбеннән Саттарова Зәлия Фәнис кызы икенче урын, Г.Курсави исемендәге күп профильле лицейдан Бәйрәмова Аделя Рамил кызы өченче урын.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”:

1 урын – Арчаның 7 номерлы мәктәбеннән Шәфигуллина Лилия Әгъзәм кызы.

2 урын - Арчаның 6 номерлы мәктәбеннән Хөснетдинова Алсу Мөхәммәтдин кызы.

3 урын – Г.Курсави исемендәге күп профильле лицейдан Сафиуллина Миләүшә Мәүлит кызы.

“Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясе – Түбән Мәтәскә мәктәбеннән Нәбиуллина Гөлназ Рәниф кызы.

Җиңүчеләргә бүләкләрне район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров белән мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы район комитеты җитәкчесе Вакыйф Харисов тапшырды.

Беренче һәм икенче урыннарны алучылар зона бәйгесендә район данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев