erid:2VtzquqpS7d
Елга йомгак ясадылар
Арча яңалыклары

Елга йомгак ясадылар

24 гыйнварда «Аю» ширкәтендә район башлыгы Алмаз Хисаметдинов катнашында терлекчелектә 2025 елга йомгак ясадылар, алда торган бурычларны ачыкладылар.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта терлекчелек фермаларында эшләрнең торышы белән таныштырлар. Соңыннан үткән киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча киңәшчесе Роберт Хәйретдинов еллык эшкә анализ ясады. Гомумән алганда күрсәткечләр үсеш ягында. Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов яңа комплекслар төземичэ зур үсешләргә ирешеп булмаячагын искәртте, эшне яхшыртуга юнәлдерелгән бурычлар куйды.


Нет комментариев