Чаңгы ярышы үзе бер бәйрәм.
Арча стадионында Фәнил Гарәфиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары булып узды. Ярышны ачу тантанасында, котлауларда район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов катнашты.
Ярышның иганәчесе – “АрскМеталл” ширкәте, быел алар аны 13 нче тапкыр уздырдылар.
Елдагыча, Гарәфиевлар гаиләсе тарафыннан бу ярышны үткәрүгә күп көч куелды. Бүгенге ярышта Арча, Теләче, Балтач районнарыннан 218 чаңгычы, яшь категориясе буенча 8 төркемгә бүленеп ярышты.
Командалар арасында урыннар түбәндәгечә:
1️⃣ Иске Кырлай мәктәбе
2️⃣ Урта Курса мәктәбе
3️⃣ Хәсәншәех мәктәбе.
1️⃣ Лесхоз мәктәбе
2️⃣ Курса-Почмак мәктәбе
3️⃣ АСОШ N6.
Җиңүчеләргә медаль, грамота, акчалата бүләк, ә командаларга диплом, Кубок тапшырылды.🏆🏆🏆
Барлык катнашучы бушлай, тәмле ризыклар белән сыйланды.
Гарәфиевлар гаиләсенә, "АрскМеталл" ширкәтенә зур рәхмәт.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев