erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Фәнил Һидиятуллин: «Егетләргә җиңүләр җиңел бирелде, дип әйтә алмыйм»

Көрәшчеләр үсә. Күзгә күренеп. Күрче син ул Динияр, Салават, Радмир, Таһирны! Тәмам егет булганнар! Әле кайчан гына кечкенә малайлар иде... Район хакимиятендә көрәшчеләрне котлаганда егетләр алгы якка чыгып, тезелешеп бастылар. Ул гәүдә, буй – сөбханалла! Кара син Арчаның 6нчы мәктәбеннән Россия чемпионы Ислам Искәндәровны, Ашытбаштан, Арча педагогика көллиятендә укучы зур көрәшләрдә откан Райнур Фәйзрахмановны! Кай арада?! Төрле яклап үсәләр: гәүдәгә дә, дәрәҗәгә дә.

Утызлап көрәшче. Әле менә яңа гына Арча районыннан дүрт көрәшче Россия чемпионы булды. Алар: Арча педагогия көллиятендә укучы Динияр Моратов - тренерлары Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов, Кәче мәктәбеннән Дияз Вәлиәхмәтов – тренеры Рәис Галиев, Арчаның 6нчы мәктәбеннән Данил Галләмов – тренеры Фәнил Һидиятуллин, Лесхоз мәктәбеннән Илсаф Йосыпов – тренеры Илүс Әскәров.

– Бу күңелле хәбәрне ишеткәч сөендем, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Әле кайчан гына Арча районы көрәш буенча 30нчы урында иде, ә хәзер беренче бишлек тирәсендә. Рәхмәт егетләр. Алга таба да көрәшергә, җиңәргә! Арча данын югары тотарга! Сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итә аласыз. Без һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.

Чын күңелдән сөйләштек

Котлаулар, бергәләп фотоларга төшкәннән соң, яңа гына Россия чемпионнары булган көрәшчеләр, тренерлары белән сөйләштем.

– Россия күләмендәге ярышлар Казанда Идел буе дәүләт  физик культура,  спорт һәм туризм академиясенең спорт залында үтте, – дип сөйләде Арчаның  6нчы мәктәбе көрәш тренеры, 2нче категорияле судья Фәнил Һидиятуллин. – Арча районыннан Татарстан җыелма команда составында 4 көрәшче ярышка барды һәм Россия чемпионы булып кайттылар. Ярышлар 13-14, 15-16, 17-18 яшьлек егетләр арасында барды. Молодцы, егетләр. Хөкемдарлар яхшы судьялык иттеләр. Без алардан канәгать. Егетләргә җиңүләр җиңел бирелде, дип әйтә алмыйм. Тир түгеп, лаеклы көрәшеп, беренчелекне алдылар. Көндәшләргә килгәндә, башкортлар көчле иде, алар белән бик нык көрәшергә туры килде. Шулай ук Төмән өлкәсеннән, Чувашстан көрәшчеләре бик нык әзерләнгәннәр, Оренбург командасы да көчле. Быел безне Ульяновск өлкәсе көрәшчеләре шаккатырды, хәтта бер-икесе безнең Татарстан егетләрен дә җиңделәр.

– Сез бу ярыштан нәрсәгә өйрәнеп кайттыгыз?

– Егетләргә үҗәтрәк, усалрак булырга кирәк. Ә менә Кәчедән Дияз Вәлиәхмәтов келәмгә көндәшен җиңәм, өзәм дип чыга. Башкаларга да Диязның характеры кирәк. Башкортларның характеры булса да яхшы.

Фәнил Һидиятуллинда шөгыльләнүче Россия чемпионы Данил Галләмов: “Миңа 13 яшь, 6нчы мәктәптә 8 сыйныфта укыйм, – дип сөйләде. – Көрәш секциясенә 1 ел йөрим”. “Ничек син 1 ел эчендә Россия чемпионы була алдың? Димәк, син башка спорт төре белән шөгыльләнгәнсең? Җиңүеңә шул ярдәм иткән?”. “Әйе, мин Боз сараенда 7 ел хоккей секциясенә йөрдем. Анда без каты шөгыльләндек. Йөгердек тә, сикердек тә, хоккей да уйнадык. Мәктәптә тренер Фәнил Фәнисович җитәкчелегендә бер ел көрәш белән җитди шөгыльләндем”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башкорт егетен 6:0 исәбе белән җиңгән

Шушы 6нчы мәктәптә укыганда Фәнис Һидиятуллинда шөгыльләнгән, бүген Арча педагогика көллиятендә укучы өч ел рәттән Россия чемпионы булган 17 яшьлек Динияр Моратов: “Арча” спорт комплексында шөгыльләнәм, – дип сөйләде. – Тренерларым – Илшат Һидиятов, Илшат Фазылҗанов. Зур ярышларда катнашу өчен хәзер тәҗрибә бар. Көндәшләрне белеп барабыз. Финалда башкорт егетен 6:0 исәбе белән җиңдем. Хәйран азапландым. Минем көндәшләр буйга да озынрак, гәүдәгә дә тазарак иделәр”. “Синең буең 180 см түгелме соң инде, буең озын, лабаса!”.  “Алар миннән бер башка озынрак иде. Ярыштан мин гәүдәне тагын да ныгытырга, үсәргә дигән уйлар белән кайттым”.

Сөйләшүне Кәче мәктәбеннән 9нчы сыйныф укучысы Дияз Вәлиәхмәтов дәвам итте: “Мин ярышка җиңәм дип бардым. Башкортлар бик көчле иде. Финалда башкорт егете белән туры килдек. 9нчы сыйныфтан соң Арча педагогика көллиятенә физкультура укытучысына укырга барырга уйлыйм”. Диязның тренеры Рәис Галиев: “Россия чемпионаты – көтеп алган ярышларның берсе. Без бу ярышка ел башыннан әзерләндек. Татарстан беренчелеге белән Россия чемпионаты аерылып тора.  Кагыйдәләре, көрәшчеләре белән дә. Хәзер Татарстан белән Башкортстанда гына түгел, башка өлкәләрдә дә көрәш белән шөгыльләнәләр, яхшы көрәшәләр. Безнең зур көрәшләрдә катнашырга лаеклы егетләребез тагын бар”. “Дияз нинди егет?”. “Дияз әйткәнне үти торган егет, көрәшнең бөтен алымнарын, ничек эшләргә кирәклеген белә, үзе тырышып шөгыльләнә. Алмаз Гобәев, Әмир Вәлиәхмәтов та шундый”. “Кәчеләр шундыймы әллә алар?”. “Әйе, шундый!”.

Әти-әнисе дә көч биреп тора

“Мин Урта Пошалым авылыннан, – дип таныштырды үзе белән Россия чемпионы Илсаф Йосыпов. – Лесхоз мәктәбендә укыйм. 7нче сыйныфта. 4нче елымны көрәштә. Дуслар көрәшкә йөри. Минем дә йөрисе килеп китте”. “Россия ярышына барырга курыкмадыңмы?”. “Азрак булды. Баргач, ничектер җиңәргә ышаныч туды. Янәшәмдә тренерым Илүс абыйның булуы, әти-әниемнең (Наилә, Ильяс), иптәшләрнең көч биреп торуы да ныклык бирде”. “Тренерың нинди? Усалмы, таләпчәнме, әйбәтме, әшәкеме?”. “Әйбәт!”. “Әйбәт булса, син җиңә алмас идең?”. “Таләпчән, диген, – дип елмаеп сүзгә кушылды тренеры Илүс Әскәров. – Ул үзе молодец. Даими шөгыльләнә. Бер көнне дә калдырмый. Машина булмаса, Урта Пошалымнан Лесхозга җәяү килеп җитә. Ике төркемдә дә шөгыльләнә. 3 сәгатьләп була торгандыр”. “Илсаф, син бу көрәштән нәрсәгә өйрәндең?”. “Кыюланып кайттым”. “Финалда кем белән көрәштең?”. “Башкорт егете белән”. “Син җиңгәч, ул елагандыр...”. “Шулайдыр инде... Мин салгач, ул 5 минутлап ятып торды, аннан торып китте...”.

– Без бу Россия күләмендәге җиңүгә күптән әзерләнеп килдек, – дип сөйләде Лесхоз мәктәбе тренеры Илүс Әскәров. – Илсафның әти-әнисе дә улларына зур терәк булып торалар. Әтисе Ильяс тренировкага да килә. Ярышларга да бара. Булганнан бар да була. Илсаф спортның төрле төре буенча актив. Волейбол ярышына да бара ул. Чаңгыда да йөри. Кул көрәшенә дә өлгерә.

Егетләргә уңышлар! Арчаның данын югары тотарга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X