Фирдания һәм Әдһәм Шәриповлар 60 ел бергә гомер итәләр
Районыбызда күпләргә үрнәк булып, матур гаилә сыйфатларын үзләренә җыйган парлар аз түгел. Олыгайган көннәренә кадәр тигез гомер итүче гаиләләр сокланып һәм горурланып сөйләрлек мәхәббәт тарихы үрнәге булып торалар.
Газетабыз битләрендә озак еллар бергә гомер итүче парлар, үрнәк гаиләләр белән һәрдаим таныштырып торабыз. Бу язма исә Арчада яшәүче Шәриповлар гаиләсенә багышлана. Алар күптән түгел гаиләләренең олы юбилейларын билгеләп үтте.
25 сентябрь көнне район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм “Көнбатыш” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Руслан Гыйниятуллин юбилярларны котлап, район башлыгы һәм ЗАГС бүлеге исеменнән аларга бүләкләр һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бриллиант туй: 60 ел бергә
Фирдания һәм Әдһәм Шәриповларда чын мәгънәсендә китап итеп язарлык гаилә тарихы һәм шул истәлекләр арасында гыйбрәт алырлык хатирәләр бар. 60 ел бергә гомер итү дәверендә шатлык-куанычлары да, сынаулары да күп була.
Фирдания ханым Субаш Аты авылыннан. Әтисе сугышка киткәндә 10 айлык бала булып кала ул. Гаиләдә алты бала булалар. 1958 елдан кыз Арчада яши. Гомере буе тегүче булып эшли.
Әдһәм әфәнденең әти-әнисе Арча районыннан булса да, Финляндиягә күчеп китәргә мәҗбүр булалар һәм Әдһәм уллары шунда дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы елларында алар кире Арчага кайталар һәм Күкчә Бирәзә авылында төпләнәләр.
“Авылдан Арчага килеп яши башлагач, клубка хорга йөрдем мин. Ул вакытта мәдәният йорты түгел иде әле. Армиядә хезмәт итеп кайткан Әдһәм мине шунда күреп, күрешергә теләде. Озата кайта башлады. Җиде ай гына очрашып йөргәннән соң, өйләнештек. Миңа – 24, аңа 25 яшь иде. Өч көн туй иттек”, – дип искә алды Фирдания Шәрипова.
Тормыш алып барыр өчен икешәр смена эшли яшьләр. Фирдания ханым тегүче эшенә тугры калса, Әдһәм әфәнде сөт комбинатында, “Сельхозхимия” һәм “Сельхозтехника” оешмаларында хезмәт куя. Соңгы эш урыны бу гаиләне тораклы итә. “Бу өйнең түбәсе белән стенасы гына бар иде. Калганын үзебез булдырдык, Аллаһка шөкер”, – диде гаилә башлыгы.
Шушы йортта яши башлагач, беренче балалары Фәрит дөньяга килә. Мәхәббәт һәм бәхеткә күмелеп яшәгән гаиләдә озакламый икенче малайлары Фәнис тә туа. Тик, кызганыч, бу баланың гомере генә озын булмый. Беренче сыйныфка укырга кергән елда мәхәббәт җимешләре фаҗигале төстә дөньядан китеп бара.
Әнә шундый ачы хәсрәт аша узып, аңлатып бетерә алмаслык авыр хатирәләр белән яши Шәриповлар. Шулай да гаилә җылысын саклап кала алар. “Әниемнең “Тигезнең аягы сигез” дигән сүзләрен гел искә алам”, – ди Фирдания ханым. Хатын-кызга хас сабырлык сыйфатын югалтмый ул.
Бүгенге көндә уллары Фәрит, киленнәре Гөлнара белән бер нигездә бәхетле гомер итәләр. Оныкларының шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яши Шәриповлар. “Оныкларыбызның да үз гаиләләре бар инде. Бәхетле булып, бер-берләренең кадерен белеп, исән-сау яшәсеннәр”, – дигән теләктә әби белән бабай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев