Бәйрәмдә әти-әниләр, балалар катнашты.
Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне уңаеннан Арча стадионында гаилә эстафеталары булды. Бәйрәмне районның спорт бүлеге җитәкчесе Дилүс Мостафин башлап җибәрде. Спорт уеннары бик күңелле үтте. Гаиләләр 8 төр буенча сыналдылар. Эстафетада катнашкан иң нәни кыз - 5 айлык Айлинә Әхмәтҗанова булды. Айлинә Гөлназ белән Илшат Әхмәтҗановларның өченче балалары. Һәм тагын кызлары Даяна, Динә - бар да эстафетада катнашты. Гаилә белән 1нче урынны алдылар. 1 мең сумлык сертификат бирелде. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Нет комментариев