erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гаилә һәм балалар – игътибар үзәгендә

Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында “Дәүләт һәм башкарма органнарның, җәмәгать оешмаларының, массакүләм мәгълүмат чараларының район территориясендә гаилә һәм балаларның хокукларын яклау буенча эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә каралды

Утырышны совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова алып барды. 
Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Динә Ибраһимова үзенең чыгышында балалы гаиләләргә, ятим балаларга, инвалид балаларга социаль ярдәм күрсәтү тәртибе турында сөйләде. 

Россиядә өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр күп балалы гаилә статусына ия. Өлкән балага 18 яшь тулганчы, көндез укыса 23 яшькә җиткәнче күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтелә. Бүгенге көндә районда 1003 күп балалы гаилә бар. Иң зур гаилә – 10 балалы Сәфәргалиевлар Мөндеш авылында яши.

Балалы гаиләләргә күп кенә социаль ярдәм чаралары каралган. Мәсәлән, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң Татарстан Республикасында авыл җирендә кимендә өч ел яшәгән хатын-кызларга, 29 яшькә кадәр өченче баласын тапса, бер тапкыр 100 мең сум, 25 яшькә кадәр тапса, 50 мең сум бирелә. Быел 12 сентябргә кадәр әлеге акчаны 59 хатын-кыз алган.

Районда күп балалы 12 гаиләгә кишәрлек чигенә кадәр газ китергән өчен 1 млн. 200 мең сум субсидия бирелгән.

Яңа Кенәр мәктәп-интернатының директор киңәшчесе Гөлнур Ибраһимова ата-аналар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Минем төркемдә күп балалы, тулы булмаган, шулай ук опекага алынган балалары булган гаиләләр бар, – диде ул. – Аларның һәркайсы аерым якын килүне таләп итә, монда ялгышлык җибәрергә ярамый, шул вакытта гына арада ышанычлы элемтә урнаша. Безнең мәктәп-интернатта укытуның төп максаты – балаларны хезмәткә, мөстәкыйль тормышка өйрәтү.” 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаиләләрне дәүләт торак белән тәэмин итү турында да кайгырта. “Яшь гаиләләрне торак белән тэәмин итү” программасы буенча 2006 елдан соң 61 гаилә субсидия алган. Тагын 7 гаилә исәптә тора. 

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү республика программасы кысаларында 2011 елдан башлап 35 күп балалы гаиләгә торак сертификаты бирелгән. 22 күп балалы гаилә үз чиратларын көтә.

Газетабызда да гаилә темасы игътибар үзәгендә. Быел гаилә елы буларак, озак еллар тигез гомер иткән, күп бала үстергән, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр, алтын, көмеш, туйлар турында язып торабыз. 2023 елда грант кысаларында ел дәвамында номер саен диярлек гаилә темасын яктыртып бардык. Быел да шуны дәвам итәбез. 

Ел башыннан гаилә темасына чыккан язмаларга килгәндә, аларның исемнәре төрле, төрле язмышлар турында языла, әмма мәгънәсе бер – гаилә тигезлеге, әти-әни бәхете, балалар игелеге. “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән очрашу турындагы “Без хатын-кыз булып кала белергә тиеш”,  яшь гаилә турындагы “Ут кебек булырга кирәк тормышта”, озак гомер иткән матур гаиләләр турындагы “Сүндермичә сак-ласак иде”, “Гаилә – бәхет ачкычы”, “Кечкенә дәүләткә юл башлана”, “Парлы тормышка ни җитә?”, “Бары безгә багышладың гомереңне”, “45 ел бергә, гомергә”, “Ярты гасыр бергә”, “Үлмәсбикә булып кала”, “Кеше күңеле кара урман”, “Ана даны” медале иясе Раушания Закирова турындагы “Бәхетле ир хатыны, бәхетле ана”, “Аллаһы Тәгаләгә исәпсез-хисапсыз шөкермен”, беренче мәктәптә үткән очрашу турындагы “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс”, “Кеше кылган гамәлләре белән матур”, “Татулыкның сере нәрсәдә”, “Гаилә учагы Арчага килеп җитте”, “100 яшендә очрашырга дип сөйләштек” дигән язмалар дөнья күрде. 
Безнең коллектив ел да төрле грантларда катнашып, отып килә. Быел да өч грант оттык. 

Утырышта район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты һәм чыгыш ясады.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев