erid:2VtzquqpS7d
Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилейны Арчада зурлап билгеләп үттеләр
Арча яңалыклары

Гариф Ахуновның тууына 100 еллык юбилейны Арчада зурлап билгеләп үттеләр

Казаннан Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым, туганы Сания апа, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендә бер төркем язучылар, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, татар конгресының бүлекләр белән эшләү комитеты начальнигы Ирек Шәрипов һәм фән эшлеклеләре, китапханә, музей хезмәткәрләре һ. б. кайтты.

Мәдәният хезмәткәрләре Казан кунакларын Арча чигендә гармуннар уйнап, чәк-чәк, якты йөз белән каршы алдылар. Истәлеккә фотога төшеп, Арча станциясе зиратына юл тоттылар. Гариф Ахуновның һәм аның хатыны Шаһидә, туганы Гаишә каберендә булып, догалар укып, чәчәкләр салдылар. Гариф Ахуновның улы Рәшит тә шушы станция зиратына җирләнгән.

Г.Ахунов ис. Казанбаш мәктәбендә шулай ук матур очрашу булды. Г.Ахунов укулары булып, җиңүче балаларны котлап үттеләр. Мәктәптә Г.Ахунов музее тантаналы шартларда ачылды. Ишеккә аркылы сузылган тасманы язучы кызы Наилә ханым кисте. 

Гариф Ахунов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Арча сәнгать мәктәбендә Гариф Ахунов премиясен алучыларны котладылар. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев