erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Газ белән сак эш ит: Арча газ хезмәте бүлеге җитәкчесе киңәшләре

Әңгәмәдәш – Арча газ хезмәте бүлеге җитәкчесе Илшат Сабиров.

– Илшат Әнәсович, кышкы ягулык чорына кереп барабыз. Өйләребез газ белән җылытыла. Хәвеф-хәтәрләр булмасын өчен киңәшләрегезне әйтсәгез иде.

– Ел да без газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен газета аша халыкка җиткереп торабыз. Шәхси йортларда газ плитәсе, газ мичләре эшләп тора. Төп таләп – газ җиһазларын нинди максатта җитештергәннәр – шул максатта файдаланырга кирәк. Газ плитәсе ризык әзерләү өчен эшләнгән җиһаз. Кайберәүләр аны өйне җылыту өчен кабыза. Ә ул сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш бүлмәсе, газ миче эшләгән бүлмәләрдә форточкалар ачык булырга тиеш. Мичләрне кабызыр алдыннан аның суыру көчен тикшерергә кирәк. Бу киңәшләрне һәрвакытта да истә тотсак  һәм үтәсәк иде.

– Ягу чорында да мич сүнеп китәргә мөмкин. Җылырак көннәрне экономия максатыннан газны сүндереп, эшкә чыгып китәбез. Я көндезге ашка кайткач, я кичен генә газны яндырып җибәрәбез.

– Кабатлап әйтәм, газ мичләрен кабызыр алдыннан һәрвакытта да суыру көчен тикшерергә кирәк. Нәрсә булмас?! Аны эчке яктан җилләтү сеткасына  кәгазь куеп та тикшереп була. Суыру көче яхшы булганда ул кәгазьне суырып ала. Кышка кергәндә генә түгел, җәен дә салкынчарак көннәрне газ мичләрен кабызып җибәрәбез. Озак вакытлар эшләмичә торган газ мичләренең төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның төтен, һава йөрү юлларының чиста, тыгылмаган булуларын карарга кирәк. Мич юллыкларына кошлар оя ясарга, чүпләр яки башка әйберләр суыру көчен киметергә, хәтта томаларга мөмкиннәр.

– Түбәгә менеп, мич юллыкларын һәр кеше дә тикшереп йөри алмый. Бу очракта сезнең оешмага мөрәҗәгать итә алалармы?

– Юк, бу вазыйфа безнең оешмада каралмаган. Түбәгә менеп, морҗа башын карауны сорап, күршеләргә, туганнарга, дусларга, махсус оешмаларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

– Кызганыч, илебездә газ сөременнән агулану, газ шартлау очраклары булып тора.

– Газ ягулыгыннан файдалану мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. Минем яратып әйтә торган бер киңәшем бар: “Газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк”. Бу гыйбарә газ ягулыгына гадәти бер нәрсә итеп карамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклеген әйтеп тора.

– Кышын мич юллыкларына боз кату күренешләре дә бар.

– Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору аеруча мөһим. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.

– Матурлыкка омтылабыз. Өй эчләрен үзгәртәбез, ремонтлыйбыз, зурайтабыз, бүлмәләрне арттырабыз. Киңәшләрегез?

– Өйне, фатирны заманча үзгәртеп корганда газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алмаштырырга, икенче урынга күчерергә һич ярамый. Төзек булмаган автоматикадан файдаланмаска. Бу эшләрне бары тик махсус белемле белгечләр башкарырга тиеш. Шулай ук завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү катгый тыела.

– Җилләткеч каналлары турында да берничә сүз.

– Кайбер йорт хуҗалары өйдә җылылыкны саклау максатыннан  вентиляция каналларын каплап куялар. Бу инде үз кулың белән үзеңне һәлакәткә дучар итү дигән сүз.

– Газ приборы эшләмәсә, газ исе сизелгән очракта иң беренче чиратта нишләргә?

– Шунда ук кранны ябарга, форточка, тәрәзәләрне ачарга һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып, “Сабагаз” идарәсенең авария-диспетчерлык хезмәтенә шалтыратырга. Телефон: 3-11-04.

– Өйдә сөрем газын билгеләүче прибор турында ни әйтерсез?

– Табигый газ, сөрем газын билгеләүче һәм сигнал ярдәмендә кисәтүче приборны газ хуҗалыгы белгечләре белән киңәшләшеп алырга һәм куйдырырга кирәк.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев