erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Газ белән “Сез” дип сөйләшергә кирәк

Алда – тулы бер ягулык чоры. Кышкы айларны исән-имин, хәвеф-хәтәрсез үткәреп чыгарга язсын.

 Без халыкны кызыксындырган сораулар белән “Сабагаз” идарәсенең Арча бүлеге җитәкчесе Илшат Сабировка мөрәҗәгать иттек.

 – Илшат Әнәсович, газ ягулыгы турында сүз алып барганда сез иң беренче чиратта халыкка ни дияр идегез?

 – Ягулык чорында иң мөһиме – газдан хәвеф-хәтәрсез файдалану. Халык шулкадәр ияләнде ки, хәтта газның хәтәрлеген дә онытты. Ә газ белән “Сез, дип сөйләшергә” кирәк. Бу гыйбарә газ ягулыгына җитди карауның бик тә әһәмиятле икәнен әйтеп тора.

 – Ишетеп, күреп торабыз, газ сөременнән агулану, газ шартлау очраклары булып тора.

– Көнкүрештә газдан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшереп үтәбез. Төп таләп – газ җиһазларын нинди максат белән җитештергәннәр – шул максатта  файдаланырга кирәк. Мәсәлән, газ плитәләрен ризык әзерләү өчен эшлиләр. Ә аның белән кайберәүләр бүлмә җылыта. Газ плитәләрен өйне җылыту максатында кулланырга һич ярамый, бу катгый тыела. Ул сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра.

– Ә газ плитәсендә ашарга пешергәндә шулай ук сөрем газы тарала бит. Моннан ничек сакланырга?

 – Аш бүлмәсендә газ плитәсендә ризык әзерләгән вакытта форточкаларның ачык булуы мәҗбүри.

 – Ягу чорына кердек. Газ мичләрен сүндергән-кабызган вакытлар була. Яки газ миче сүнеп тә китәргә мөмкин. Киңәшләрегез.

 – Газ мичләрен кабызган вакытта иң элек суыру көчен тикшерергә кирәк. Төтен һәм җилләтү юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карарга. Бу бик тә әһәмиятле. Аларны даими тикшереп тору таләп ителә.

– Һәрвакыт түбә өстенә менеп йөреп булмый бит инде. Кайберәүләр түбә өстенә менә дә алмый.

– Җилләткеч юлларын эчке яктан да тикшереп була. Мәсәлән, җилләткеч сеткасына кәгазь куеп карарга мөмкин. Ул яхшы эшләгәндә кәгазьне суырып ала. Төтен һәм җилләтү юллары – морҗа башы, торбаларның түбәдәге өлеше тиешле биеклектә булмаса, җил үзгәргән очракларда суыру көче кими яисә бөтенләй кире якка – эчкә суырырга мөмкин.

 – Хәзер кулга оста кешеләр күп. Өйдәге, хуҗалыктагы һәр эшне хуҗа үзе эшләргә тырыша. Бу бик әйбәт, артык чыгымнар тотасы булмый.

 – Әмма газ махсус белемсез “оста”ларны кабул итми. Газ җиһазларын үз белдегең белән рәтләү, алмаштыру, завод конструкциясен үзгәртү катгый тыела. Газ белән бәйле нинди дә булса сорау туа икән инде, һичшиксез газ хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 – Газ мичләре автоматика белән эшли. Ә ул юньләп эшләмәскә дә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 – Газ мичләрен төзек булмаган автоматика белән файдаланырга ярамый.

– Һава торышы еш үзгәреп торганда – я салкынайта, я җылыта – төтен һәм җилләтү каналлары юлын боз каплау куркынычы бар. Бу очраклар булып тора.

 – Салкын көннәрдә төтен һәм җилләтү каналларының тышкы яктагы торба башларын даими тикшереп торырга кирәк. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин.

– Җылыны яратабыз. Хәтта җилләтү юлларын каплап куялар...

 – Андый очраклар бар. Бу инде үз кулың белән тормышыңны куркыныч астына куялар. Газ яки сөрем газын, начар исләрне шул җилләтү каналы суырып бара бит инде. Ничек инде аны томалап куясың!

 – Газ миче урнашкан бүлмәгә карата таләпләрегез?

 – Даими рәвештә форточка ачык торырга, суыру каналлары эшләргә тиеш. Форточка ачык торганда гына җилләтү юллары яхшы суыра. Бүлмәнең ишеге һәрвакыт ябык булсын. Бу бүлмәдә йокларга ярамый. Газ плитәсенең кранын, пешерүләр беткәч, ябып куярга кирәк.

– Бүлмәдә газ исен сизеп алсаң, иң беренче чиратта нишләргә?

 – Кичекмәстән кранны ябарга, тәрәзәләрне ачып куеп, бүлмәне җилләтергә һәм Арча газ идарәсенең диспетчерына (3-11-04) шалтыратырга кирәк. Газ җиһазы эшләүдән туктаса яки башка көйсезлекләр килеп чыкса да, шушы номерга шалтыратырга.

 – Газ исен сизеп алып белгертүче прибор турында да әйтеп үтсәгез иде.

– Табигый газ, сөрем газын сизеп алып белгертүче приборны кибетләрдән алып куярга була. Һәм аны, проектка кертеп, газ белгечләре дә урнаштыра. Тагын бер таләп: газ җиһазларына ел саен техник хезмәт күрсәтелергә тиеш. Газ мичләренең, газ җиһазларының алга таба хәвефсез эшләвен тәэмин итү өчен кирәк  бу. Газ хуҗалыклары белән газ җиһазларына ике яклы килешү төзелергә тиеш. Моңа җитди карарга кирәк. Алга таба да газдан файдаланучы абонентлар белән үзара аңлашып эшләргә язсын. Газга вакытында түләп барырга, сораулар туса, уңайсызланып тормаска, шалтыратырга, без һәрвакыт хезмәт күрсәтергә әзер.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев