erid:2VtzquqpS7d
Гөлчирә Нәҗметдиновадан хәл кертә торган төнәтмә рецепты
Арча яңалыклары

Гөлчирә Нәҗметдиновадан хәл кертә торган төнәтмә рецепты

Язгы хәлсезлектән гөлҗимеш, кычыткан, тукранбаш төнәтмәсе эчәргә була. Суган, сарымсак ашау, балан суы эчү дә файдалы.

Витамин җитмәүдән чәч сынса яки коела башласа, чәчне югач, төбенә кычыткан суы тидерү дә шифалы. Иммунитетны ныгыта торган төнәтмәләр дә эчсәң була. Ләкин анысын яз килеп, эш узгач түгел, көздән эчә башларга кирәк. Андый төнәтмәләрне үзебездә үсмәгән үләннәрне читтән алдырып, бездәгеләре белән кушып ясыйм. Организмны витаминнарга баета торган төнәтмәне исә һәркем ясый ала. Блендерда вакланган 10 тырнак сарымсакны бал белән кушып, суыткычта сакларга кирәк. Шуны көнгә 1 аш кашыгы кабасы.

Гөлчирә Нәҗметдинова. Арча районы Наласа авылы

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев