erid:2VtzquqpS7d
Гран при бирерлек спектакль!
Арча яңалыклары

Гран при бирерлек спектакль!

Артистларны дә уздырдылар

Арча педагогика көллияте студентлары тагын бер кат хәйран калдырды. Җыр, бию буенча алар күп еллардан бирле сокландырып килде, һәр концертның бизәге булды. Хәзер театр дөньясын якларга булдылар.

Флера Шакирова җитәкчелегендәге "Яшьлек" театр төркеме Мирхәйдәр Фәйзинен "Галиябану" спектаклен куйды. Тамашачылар соңыннан хәтта: "Нинди студентлар? Театр училищесыннанмы?" - дип сорады. 

Куелыш, уен, үзешчән артистларнын сәхнәдә узләрен тотышлары, артистлык осталыклары югары дәрәҗәдә иде. Бер сүз белән әйткәндә - искиткеч!

Бу - музыкаль спектакль. Җыр, бию, фольклор күренешләр белән барды. Иң кызыгып, яшьләрне кызыксындыра алдылар. Тамашачыларнын күбесе яшьләр иде. Алар шулкадәр бирелеп карадылар, үзләре дә артистлар арасында кайный, диярсең. Соңыннан Басып алкышладылар.

Тулырак газетабызның киләсе санында

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев