erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гражданнарны кабул итү буенча яңалыклар

Әңгәмәдәшебез Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин

– Алмаз Камилевич, бурычларны түләтү буенча эшләр ничек бара?
– Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлекчәнең суд приставлары ел башыннан 128 миллион сум бурыч түләттеләр.
– Республиканың суд приставлары эшендә нинди яңалыклар бар?
– Беренчесе – алимент түләтү буенча онлайн консультацияләр саны артты. Бу социаль әһәмиятле категориягә керә. Алар махсус контроль астында. Быел без бурычлылардан балигъ булмаганнар файдасына 11,2 млн. сумга якын акча түләттек.
Федераль суд приставлары хезмәтенең баш идарәсе ике ел элек айга бер тапкыр беренче җомга көнне онлайн кабул итүләр үткәрү практикасын кертте. Баш идарә мондый кабул итүләрне һәр җомга көнне үткәрергә булды. Элек кабул итүне баш суд приставы урынбасары үткәргән булса, хәзер Татарстан Республикасының баш суд приставы Әнвәр Закиров үзе алып барачак. Бу бик уңай күренеш. Әгәр безнең районда яшәүченең Баш идарә җитәкчелегенә алимент түләтү буенча соравы туып, башкалага килү мөмкинлеге булмаса, ул аның өчен иң якын булган суд приставлары бүлегенә барып, үз сорауларын видео-конференция элемтә аша бирә ала.
– Онлайн кабул итү ничек алып барыла? 
– Баш идарәдә гариза бирүченең мөрәҗәгате буенча шунда ук чара күрелә башлый. Кабул иткәнче аның мәсьәләсен хәл итәргә тырыша. Шуңа күрә мөрәҗәгать итүченең сораулары кабул итү көненә кадәр хәл ителеп, гариза бирүченең катнашудан баш тарткан очраклары да була. Түбәндәге телефон номерлары аша алдан язылырга була: 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-02. Шулай ук “ГУФССП России по Республике Татарстан“ исеме белән теркәлгән Telegram, ВКонтакте, Одноклассники төркемнәре аша да элемтәгә керергә мөмкин. Исем, фамилиягез, әтиегезнең исемен һәм телефон номерыгызны күрсәтеп, үзегез теләгән кабул итү датасын язып җибәрүегез генә сорала.  
Икенче яңалык – 1 декабрьдән Арча һәм Әтнә районнары бүлегендә алдан язылу буенча кабул итү көннәре кертелә. Сишәмбе һәм пәнҗешәмбегә билгеләнгән кабул итү көннәрендә башкаручы пристав яки бүлек җитәкчесе консультациясен алу өчен алдан язылырга кирәк. Бу вакытны экономияләргә һәм үзегезгә уңайлы вакытта килеп, чиратта тормаска мөмкинлек бирә. Белгеч тә сезнең эш буенча сөйләшүгә әзер булачак. Онлайн кабул итүдәге кебек, приставлар гариза бирүченең мөрәҗәгате буенча язылган көннән чара күрә башлыйлар.
Кайвакыт гражданга теге яки бу мәсьәләне аңлатыр өчен бүлеккә барырга кирәк була. Моның өчен һәр бүлектә дежур хезмәткәр каралган. Ул ашыгыч мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәчәк.
– Кайда һәм ничек алдан язылырга була?
– Баш идарәнең рәсми сайтында теләсә кайсы вакытта язылырга мөмкин. Моның өчен сайттагы “Запись на прием” дигән бүлеген сайларга кирәк. Үзегез теләгән вакытны сайларга киңәш итәбез, дата сайламаган очракта, ул автомат рәвештә билгеләнәчәк. Алга таба сез күрсәткән электрон адреска алдан язылу талоны җибәреләчәк. Кабул итү вакытында паспортны һәм әлеге талонны күрсәтергә кирәк булачак.  
– Кабул итү вакытлары кайчан?
– Сишәмбе көнне 9 сәгатьтән 13 сәгатькә, пәнҗешәмбе көнне 13 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр. Ләкин күп кенә сорауларны дистанцион рәвештә генә дә хәл итеп була. Мәсәлән, сезнең эш буенча гариза бирергә яки аның буенча мәгълүмат алырга мөмкин. Рәсми сайттагы интернет-кабул итү бүлекчәсе аша яки дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша башкарырга була. Халык арасында бу сервисның популярлыгы даими үсә. 
Хәтта башкару документын да дистанцион рәвештә бирергә мөмкин. Моны эшләү җиңел. Судта гариза биргәндә, гаризада аның электрон рәвештә суд приставлары хезмәтенә җибәрелүе турында күрсәтергә кирәк. 
– Бу нәрсә бирә һәм нинди өстенлеккә ия?
– Моның өстенлекләре берничә. Суд органы суд приставлары бүлекчәсен үзе билгели, документ суд приставлары хезмәтенә тиз арада тапшырыла, документлар югалмый, хаталар китү яки ясалма документлар 
ясауга юл куелмый, суд бүлеге приставларына шәхси бару кирәкми, шәхси бару өчен почта хезмәте һәм транспорт өчен чыгымнар тотылмый.
Алга таба башкарма эшнең барышы, суд пристав-башкаручының гамәлләре турында электрон рәвештә мәгълүмат алу, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша электрон рәвештә үтенечләр һәм мөрәҗәгатьләр җибәрү мөмкинлеге туа.
Бу ел эчендә Баш идарәгә электрон рәвештә 661725 башкарма документ килгән.
– Мөрәҗәгать итүнең нинди ысуллары бар?
– Мөрәҗәгатьләрне берничә ысул белән бирергә мөмкин: шәхси дәүләт хезмәтләре Порталы аша махсус форманы безнең сайтта “Интернет-приемная“ бүлегендә тутырып, почта аша җибәрергә була яки безнең Баш идарәдә хезмәткәрләребез мөрәҗәгатьләрне кабул итә һәм терки. Консультацияне телефон аша да алырга мөмкин. Баш идарәдә 8(843) 514-92-21 телефон хезмәте күрсәтү төркеме эшли.  Әлеге номер буенча кузгатылган эш турында мәгълүматны, суд приставларының гражданнарны кабул итү тәртибен, баш идарәнең вазыйфаи затларына кабул итүгә язылырга мөмкин.
Беренче тапкыр шалтыратудан эләгеп булмаган очракта реверсив шалтыратулар кертелгән. Ягъни алынмаган номерга оператор кире үзе шалтырата.
– Укучыларыбыз өчен сезнең тәкъдимнәрегез?
– Россия ГУФССПның Татарстан Республикасы буенча сайтындагы бурычларны вакытында тикшерергә һәм түләргә киңәш итәм. Бурычны онлайн режимда түләргә яки банкта түләү өчен квитанцияне чыгарырга мөмкин. Гражданнар шулай ук http://r16.fssp.gov.ru/ сайтында “Интернет-приемная“ һәм “Личный кабинет стороны исполнительного производства“ бүлекләре аша мөрәҗәгатьләр җибәрә ала.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев