erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Гуманитар ярдәм белән ике машина 15 декабрьдә китә

Туган җиребездә исәнлектә күрешергә язсын.

Махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче якташларыбызга район газетасын җибәрергә булдык.

Аларны волонтер Алинә Латипова редакциягә үзе кереп алды. Газеталарны тапшырган вакытны истәлеккә фоторәсемгә дә төшердек.

Наласадан гомер буе почтада эшләгән Әнисә Нәҗметдинова әйткән сүзләр уйланырга мәҗбүр итте. (Бу хакта газетабызның беренче битендә). Ә нигә Украинадагы егетләребезгә дә җибәрмәскә? Икенче Яңа елны читтә, снарядлар яңгыры астында, салкын окопларда каршы алырга җыеналар. Телефон куллану да тормышлары өчен куркыныч. Шушы газетаны кулларына алып, район тормышы белән танышсалар, аларның җиңү яулап исән-имин кайтуларын түземсезлек белән көтүләрен белсәләр сөенмәсләр иде микәнни? Безнеңчә, күңелләре үк җылынып китәр. Аларга газетабыз туган як сәламе булып барып ирешер, дип уйлыйбыз.

Бу хакта Алинә Латиповага җиткердек. Ул безнең идеяны шатланып каршы алды.

– Балаларның рәсемнәрен, хатларын кат-кат укып, күкрәк кесәләрендә саклыйлар. Шулкадәр кадерле алар солдатлар өчен. Әлеге хатлардан газиз балалары, гаилә, өй исе килә, – дигән иде бервакыт әңгәмә вакытында контракт буенча хезмәт итүче “Дед” кушаматлы (позывной) якташыбыз.

Алинә дә шул фикерне раслады. Шушы көннәрдә Арчадан гуманитар йөк белән тагын бер машина Украина якларына юл алачак. “Анда җибәрү өчен якташларыбызга Яңа ел күчтәнәчләре дә тутырыла. Менә шулар янына газетаны да куячакбыз”, – диде ул.

Без газета гына җибәреп калмыйбыз, әлбәттә. Редакция хезмәткәрләре даими рәвештә матди ярдәм дә күрсәтеп тора.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күптән түгел газета битләрендә мәктәп укучыларының солдат абыйларына язган хатларын бастырган идек. Балалар ул хатларны редакциягә җибәрде. Ә без сакладык. Газеталарга өстәп сезнең хатларыгыз да ерак юлга чыгачак, укучылар. Алар да якташларыбыз өчен иң зур, иң кадерле Яңа ел бүләге булыр, дип өметләнәбез.

Кем белә, фикерләрен җиткереп, бәлки, җавап бирү мөмкинлеген дә табарлар. Әмма безнең өчен иң мөһиме газетаның, хатларның иясенә барып җитеп, аларны шатландыруы.

Гуманитар йөк кайчан китә? Бу юлы нәрсәләр җибәрелә? Солдатларыбыз нинди ярдәм көтә? Редакциядә очрашудан файдаланып бу сорауларны без Алинә Латиповага бирдек. 

– Гуманитар ярдәм белән ике машина 15 декабрьдә китә. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе бара. Ул Лисичанскида булып, солдатларга һәм анда яшәгән халыкка Яңа ел күчтәнәчләре тапшырачак. Ә икенче машина Луганск, Донецк якларына юл ала. Анысында инде исемле посылкалар була. Һәм без бөтен район халкы ярдәме белән Яңа елга бүләк итеп һәр исемле посылка алучыга аерым бокслар әзерләдек. Анда газ баллоннары, медикаментлар, киемнәр, район газетасы һәм тәм-том салына. Моннан тыш тәм-томнар белән тагын кечкенә 300 кап Яңа ел бүләге дә әзерләнә. Аларны тутыруда “Самарканд”, “Овощи”, ”Изюм” кибетләре иганәче буларак ярдәм итте. Шулай ук һәрберсенә җылы оекбашлар һәм балалар үз куллары белән ясаган уенчыклар салыначак. Бу капларны урынга барып җиткәч юлда очраган һәр кешегә – солдатмы ул, гади халыкмы, баламы, олы кешеме, өләшәчәкләр.

– Районның барлык мәктәпләре – укытучылар, укучылар, әти-әниләр – бердәм булып махсус хәрби операция барган зонага җибәрү өчен йон оекбашлар бәйләде, – дип шалтыратты безгә район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова. – Бу эшне без “Яшь гвардия – Бердәм Россия” оешмасы белән берлектә оештырдык.

“Арча хәбәрләре” район газетасы редакциясе коллективы исеменнән махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итүче һәр солдатны, аеруча якташларыбызны Яңа ел белән котлыйбыз. Исән-сау булыгыз, җиңү яулап кайтып, туган җиребездә исәнлектә күрешергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре