erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ябалак Гөберчәктә кунакта

Гөберчәктән Халидә Габидуллина яза.

Без кыш көне иртәнге малларны карарга сәгать дүрттә чыгабыз. Чыгу белән бер кат малларны, лапас артларына күз салабыз. Чөнки беләбез, кышын безнең территориядә "кунаклар" еш була: кабан дуңгызлары, куяннар, көртлекләр. Ә бүгенге кунагыбыз - ябалак булып чыкты. Ут чыбыгына утырган да тын гына күзәтә - тычкан мазар чыкмасмы? Бу күренешне беренче булып ирем күрде. Ул берничә мәртәбә тирес чыгарып керде. Ирем: "кунак" китми, күзләрен елтыратып азык көтеп утыра, диюгә, миңа кызык тоелды, чыгып карадым да телефонга дип өйгә йөгердем. Фотога төшереп, истәлеккә калдырасым килде. Мин әйләнеп чыкканчы кунак китмәгән. Сәгать бишенче ярты тирәсе булгандыр инде ул вакытта. Маллар карап, өйгә кереп киттек. Ул арада вакыт үтте. Көндезге малларны карар вакыт җитте. Кызык бит, кабат чыккач, ябалак утырган ут чыбыгын карыйм, киткән. Әллә кая түгел, берничә багана аша гына ут чыбыгында авылны күзәтеп утыра. Тик, әллә каян гына ике карга килеп чыкты да, ябалакка таба очып килә башлады. Ябалак әллә курыкты, әллә үз оясына кире кайтырга уйлады, агачлыкка таба очып китте. Хөрмәтле сайтны укучылар, андый кызыклы хәлләрне сез дә языгыз! Көтәбез!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре