erid:2VtzquqpS7d
Якташ язучы Рафаил Төхфәтуллинны искә алдылар
Арча яңалыклары

Якташ язучы Рафаил Төхфәтуллинны искә алдылар

Арча үзәк китапханәсендә үтте ул.

Язучының тууына 100 ел. Улы Рөстәм Төхфәтуллин да кайткан иде. Истәлекләр белән уртаклашып,  әсәрләрен искә төшереп, бик матур очрашу булды. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.  Рафаил Төхфәтуллин 1924 елның 1 гыйнварында ТАССР Арча кантоны (хәзерге Арча районыЯңа Иябаш авылында укытучы гаиләсендә туган. Яңа Кенәрдә тугызъеллык мәктәпнеДонбасста Горловка шәһәрендә ФЗӨ мәктәбен, Мәскәүдә ССРБ язучылар берлеге каршында югары әдәби курсларны (1959) тәмамлаган.Яңа Кенәрдә мәктәпне тәмамлагач, Донбасска китә. Шахтада забойчы була. Сугыш башлангач, туган авылына кайта, унынчы сыйныфта укуын дәвам итә. 1942 елда армиягә алына. Ярты ел хәрби укуханәдә хәзерлек курсларында укый Бөек Ватан сугышында катнаша. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1945 елның гыйнварында армия хезмәтеннән азат ителә, туган авылына кайта. Хикәяләре тупланган беренче җыентыгы («Таныш гөрелте») 1954 елда дөнья күрә. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы авыл тормышын сурәтли. Әлмәткә күчеп килгәч, нефтьчеләр, төзүчеләр турында яза. 34 китап язып бастыра.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев