erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбыз Әнәс Әскәровны зур бүләге белән котлыйбыз!

Якташыбыз белән горурланабыз!

Якташыбыз һәм хезмәттәшебез, "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиалы "Идел-пресс" полиграфия нәшрият комплексы җитәкчесе Әнәс Тәлгать улы Әскәров II дәрәҗәдәге Россия Федерациясенең "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медале белән бүләкләнде. Котлыйбыз! 2020 елда ул "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән бүләкләнде. 
Әнәс Тәлгать улы Ташкич авылыннан. Казанда яшәсә дә, Арчага йорт җиткерде. Һәрдаим кайтып тора. Юбилее уңаеннан без аларның Арчадагы өендә сөйләшеп утырган идек. “Арчаны яратам, — дип сөйләде ул. — Туган җир тарта. Казансу буена балыкка төшсәң дә, велосипедка утырып бер әйләнеп кайтсаң да, җанга рәхәт булып китә”. Арчадагы өен ярата ул. Ничек яратып ул үзенең икенче каттагы эш бүлмәсе турында сөйләгән, андагы китаплар белән таныштырган иде. Бүләкләре дә шунда, күз алдында гына. 2006 елда “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исемен алган. “Россия китап берлеге” күкрәк билгесе, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Россия һәм Татарстан дәрәҗәсендәге Мактау грамоталары да хәсиятләп саклана.
 Гаиләдә өч ир бала үсә алар. Сеҗе мәктәбен тәмамлаганнан соң, район хәрби комиссариаты егетне Үрнәк һөнәр училищесында шоферлыкка укыта. Германиядә армиядә була.
— Армиядән 9 майда кайттым. Кайтуга күршеләр белән өч йорт яндык, - дип искә төшерә Әнәс Тәлгатович. - Өй салырга тотындык. Шулай да укырга җай таптым. Әтнә техникумында укып, механик һөнәрен алдым.
Хезмәт биографиясен гади хезмәттән башлаган егет үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге бәрабәренә колхозда механик, баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәтта Мәскәүгә комсомолның XXнче съездына бара. Ул вакытта Әнәс колхозда комсомол оешмасы секретаре булып эшли. Мәскәүдән кайтуга районга комсомол оешмасының икенче секретаре итеп чакыралар, риза булмый. Колхозда җитәкчелек алмашынгач, 1987 елда Казанга чыгып китә. Бауман урамындагы Татарстан китап нәшрияты гаражында механик булып эшли башлый.
Ул бүгенге хезмәт дәрәҗәсенә күтәрелүдә барлык баскычларны үттем, дип саный. Хезмәт кешесенең бөтен кыйммәте дә шунда. Ике югары белем (кооператив, юридик) ала. Полиграфия өлкәсендә 37 ел эшли инде ул.
-1987-2000 елларда К. Якуб ис. полиграфкомбинатта эшләдем. 2001 елдан “Идел-Пресс” полиграфия нәшрият комплексында хезмәт итәм, - дип сөйләде безгә Әнәс Тәлгатович. – Күбрәк китаплар эшлибез. Газета-журналлар да басабыз. Бүген типографиячдә 400 кеше эшли. Тәүлеккә уртача 5 млн. сумлык продукция җитештерәбез. Эш тәүлек әйләнә көйләнгән. Узган  ел 1 млрд 062 млн. сумлык продукция эшләдек. Кергән акча-товар әйләнеше 1 млрд 353 млн сум җыелган. Россиядә 50гә якын нәшрият белән хезмәттәшлек итәбез. Якутиядән башлап, Чечен республикасына кадәр. Ел саен яңа станоклар алабыз. Соңгы ике елда Япониядән 167 млн. сумлык алты буяулы яңа басу машинасы, Германиядән китап линиясенә өч яклап кисү машинасы, Кытайдан формалар ясау өчен ике СТП машинасы алдык. Бүген Кытайдан әзер китапны пленкага төрә торган станок көтәбез, юлда.
Сыйфат турында да сөйләштек. “Сыйфат буенча таләпләр зур, - диде Әнәс әфәнде. – Әзер продукция җентекләп тикшерелә, эшләп чыгару срокларын төгәл үтәргә кирәк. Бәяләр буенча да гел карап, тикшереп, күзәтеп, мониторинг ясап торабыз. Командировкаларга йөрибез. Барлык төр китап-полиграфия ярминкәләрендә катнашабыз.
Ә коммерция белән бәйле хезмәт иң авырлардан санала. Акчаны  үзеңә эшләп табарга кирәк. Төп бурыч — предприятиене эш, халыкны сыйфатлы китап, газета-журналлар белән тәэмин итү. Коммерциядә ярышып эшләү, көндәшлек  көчле. Илдә эре полиграфия–нәшрият предприятиеләре дә бихисап. "Казанда' 20 дэн артык шәхси типографиялэр бар, Конкуренция бар, әмма алар кечкенэ , зур заказлар белэн безнен кебек эшли алмыйлар. Хәзер бездә югары сыйфатлы продукция җитештерергә сәләтле заманча җиһазлар. Көндәшлеккә бирешмибез”, - ди әңгәмәдәшебез.
Көндәшлеккә бирешмәс өчен нәкъ менә Әнәс Әскәров кебек тынгысыз, өлгер, җитез, таләпчән булу кирәктер. Ул шуны ук үзенең хезмәткәрләреннән дә таләп итә. Шуңа да аларның эше уңышлы бара.
Тормыш иптәше Алсу белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр.  "Кызыбыз Голнар медицина университетын һэм ординатура бетереп, узган елнын август аеннан  Казаннын 7 больницасында эшли . Улыбыз Илнар КХТИ тэмамлап, уз эшен ачты", - ди Әнәс Әскәров. Алар Әнәснең үзе кебек үк җитезләр һәм тырышлар. Туган авылы Ташкичтә мәчет эшләтеп, игелекле гамәл кыла ул.
Буш вакытларында кулына гармун ала. Хоккей уйнарга да өлгерә. Казанда ветераннар командасында ул. Без Әнәс Тәлгатовичны тагын бер кат зур бүләге -  Россия Федерациясенең "Ватан алдындагы казанышлары өчен" орден медале белән котлыйбыз! Исән-сау булып алга таба да халыкка хезмәт итәргә язсын!
Румия Надршина.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре