erid:2VtzquqpS7d
Якташыбыз Фәрит Минхәиров югары бүләккә ия булды
Арча яңалыклары

Якташыбыз Фәрит Минхәиров югары бүләккә ия булды

Котлыйбыз!

"Куркынычсызлык мәктәбе" ярышларын үстерү буенча озак еллар нәтиҗәле эшләве өчен якташыбыз Фәрит Минхәиров "Куркынычсызлык мәктәбе" Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр иҗтимагый хәрәкәтенең "Куркынычсызлык культурасын пропагандалау өчен" медале белән бүләкләнде. 

Озак еллар педагогия көллиятендә укыткан якташыбыз Фәрит Минхәировны райондашларыбыз туризм өлкәсен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес буларак белә. Шулай ук ул сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән бочче секциясен ачып җибәрде һәм уңышларга иреште. 

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев