erid:2VtzquqpS7d
Якташыбыз машина белән бүләкләнде
Арча яңалыклары

Якташыбыз машина белән бүләкләнде

Котлыйбыз

Бүген "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте конференц залында Татарстан журналистлары съезды булды. Илшат Әминов тагын биш елга Татарстан журналистлары союзы җитәкчесе итеп сайланды.

Соңыннан журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Якташыбыз Риман Гыйлемханов Гран-при иясе булды. Төп бүләк – «Лада Гранта» автомобилен аңа ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева тапшырды.

Якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев