erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады

“Яңарыш” ширкәтеннән Рамилә Вәлиуллина зоотехник-селекционерлар республика бәйгесенең абсолют җиңүчесе исеменә лаек булды.

Кичә Биектау районының «Элита» дәүләт нәсел предприятиесе базасында сөт һәм ит терлекчелеге юнәлешендә эшләүче зоотехник-селекционерларның VII республика бәйгесе узды. Анда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады.

Бәйгедә барысы 36 зоотехник-селекционер, 8 авыл хуҗалыгы уку йортлары студентлары белемнәрен күрсәтте. Алар Селэкс программасында эшләде, сыерларның кыйммәтен билгеләде һәм тест узды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйге нәтиҗәләре буенча безнең районның “Яңарыш” ширкәтеннән Рамилә Вәлиуллина абсолют җиңүче дип танылды. “Пионер” ширкәтеннән Светлана Стройнова икенче урын алды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев