Якташыбыз республика бәйгесендә җиңү яулады
Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Илүзә Абдуллаҗанова Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитетының “Минем шәҗәрәм“ генеалогик тикшеренүләр бәйгесендә 1нче урынга лаек булды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Казан шәһәренең “Созвездие - Йолдызлык” театрында узды.
Әлеге бәйге 2018 елдан бирле уздырыла. Бәйгенең максаты – гаиләне ныгытуга ярдәм итү, балалар һәм яшьләрнең үз гаиләсе тарихын өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, гаилә шәҗәрәсе төзү традицияләрен торгызу. Әлеге бәйге – үзеңнең яшәешеңә һәм гаиләң тарихына тагын бер тапкыр якыннан карау, буыннар бәйләнешен саклап калу өчен бер мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев