erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел яллары алдыннан янгын куркынычсызлыгы тикшереләчәк

20 декабрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Биредә сүз Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрендә һәм кышкы каникулларда янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре, Яңа ел бәйрәмнәрендә халыкның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында алып барылды. 

Арча районы белгечләре дә, туры элемтәгә кушылып, әлеге сораулар буенча сөйләшү алып бардылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов Яңа ел бәйрәмнәренең иң киеренке һәм куркыныч чорларының берсе булуын ассызыклады. “Ялларда дежурлар билгеләнеп, җитәкчелек белән элемтәдә торырга кирәк. Мәгариф, мәдәният, МЧС, сәламәтлекне саклау, социаль объектлар, гомумән, һәр өлкәдә җаваплы кешеләр булырга тиеш. Бәйрәм чаралары күп булачак. Шуңа күрә барлык куркынычсызлык чараларын алдан барлап кую мөһим”, - диде ул. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2024 елның 25 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турында хәбәр ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев