Уңышлар сезгә, Динар
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашты. Сәбәбе - Татарстан Республикасы махсус хәрби операция ветераннары ассоцияциясенең җирле бүлекчәсе иҗтимагый оешмасы җитәкчесен сайлау.
Җирле бүлекчә рәисе итеп бертавыштан Арчадан Динар Абдуллин сайланды. "Сугышчан туганлык" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов аның рәистәше итеп итеп билгеләнде.
Алмаз Хисаметдинов яңа сайланган җитәкчегә уңышлар теләде.
Тулырак район газетасының алдагы санында.
Нет комментариев