Яңа Кенәр авылында мәчет беренчелегенә волейбол ярышлары узды
3 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спортлар залына спорт сөюче мөселман яшьләре җыелды
Авылның спорт ветераны Ришат Садиков мәчет әһелләре белән берлектә волейбол ярышлары уздырды. Биредә Балтач, Әтнә, Биектау һәм Яңа Кенәр командалары катнашты.
Ярышларны авыл имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Галиев ачып җибәрде. «Мөселманнар бердәм булырга, хәлләрне белешеп дустанә мөнәсәбәттә яшәргә тиеш. Бүгенге җыелуыбыз да төрле җирлекләрдә яшәүче кардәшләребез белән күрешеп, вакытыбызны файдалы итеп уздыру өчен. Һәркайсыбыз өчен тагын бер мөһим нәрсә ул – сәламәтлек. Ә спорт – ул сәламәтлекнең бер өлеше. Бердәм булыйк, миһербанлы, шәфкатьле булыйк, ярдәмләшеп яшик. Юк-барга игътибар итмичә, догада булыйк», – диде ул.
Уеннар түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды: 1 урын – Балтач мәчете, 2 урын – Киндери (Биектау) мәчете, 3 урын – Бәрәскә (Әтнә) мәчете командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев