Яңа Кенәр халкы махсус хәрби операция барган зонадагы якташларыбызга мобиль мунча эшләп җибәрде
Бүген машина-мунчаны әфганчы, гуманитар ярдәм оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе Рашат Сәлихҗанов алып китте. Бәйрәм алдыннан солдатлар рәхәтләнеп мунча керә алачак.
– Бу идеяне “Арча КСМ”ы ширкәте җитәкчесе Салават Нуриев әфганчы Гарифулла Әхмәтгалиевка җиткергән. Ул шалтыратты, без күтәреп алдык. Шул ук “Арча КСМ”ы ширкәте машинасын да бирде. Бушка. Урман кисүчеләрне йөртә торган будкалы машина иде ул. Утырып кына йөри торган. “Кенәр Кулибины” Илфат Сабиров шуны күтәртеп ясап бирде. Һәм бердәм булып эшкә тотындык, – диде Рашат.
Һәркем үзеннән өлеш кертергә ашыккан. Бакларын Илфат Сабиров белән эретеп ябыштыручы әфганчы Илсур Нигъмәтҗанов ясаган. Район башлыгы Илшат Нуриев эчке ягын тышлау өчен вагонка биргән. Айрат Сабиров ут керткән. Агач эшләрен барысын да Рашат Сәлихҗанов үзе башкарган. Шүрлекләр һәм башка мунча кирәк-яраклары пенсионер Зөфәр Зарипов хезмәте. Әзер мунча миче алып куйганнар. Спецназ ветераны Радик Хәбибуллин, Арча мәктәбендә укучы Яңа Кенәр егете Әмир Җиһаншин (әтисе Чечня ветераны, ”Батырлык” ордены иясе Дамир Җиһаншин, мәрхүм инде), да бу эштән читтә калмаган.
– Гомумән, бөтен Кенәр халкы булышты. Мунча себеркеләре, мунчалалар ясап китерделәр. Шура егете Рөстәм Сафин бензин генераторы, Илдар Хәбибрахманов “Малыш” моторы белән су кудырта торган шланг бирде. “ГазСтройГарант” ширкәте җитәкчесе Руслан Хәмитов та ярдәм итте, – диде Рашат. – Рәхәтләнеп чабынып керә торган көпчәктәге мунча килеп чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев