Яңа Кенәрдә “Җиһангирлар паркы“ ачылды
Читтән караганда ул үзәгендә кояш белән Кояш системасын хәтерләтә. Шунда ук очып китә торган ракета белән стела урнаштырылган.
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Яңа Кенәр авылында “Җиһангирлар паркы” сафка басты.
Узган атнада әлеге паркны ачу тантанасы булды. Бәйрәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә башланып китте. Биредә чараларына оештыра беләләр. Бу юлы да мәктәп коллективы бик эчтәлекле һәм мәгълүматка бай кичә әзерләгән иде. Кунакларны мәктәп директоры Хәмбәл Зарипов каршы алды.
Ул көнне мәктәпкә Казанның мәгариф идарәсеннән, тел, әдәбият һәм тарих институтыннан вәкилләр, космонавтика юнәлешендә эш алып баручы Казан мәктәпләре җитәкчеләре, космик гаскәрләр ветераннары килгән иде.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Гайнетдинова мәктәпнең космонавтика юнәлешендә башкарган эшләре белән таныштырды. Укучылар һәм укытучыларның уртак тырышлыклары ярдәмендә төзелгән күргәзмә дә бик эчтәлекле килеп чыккан. Аның белән башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хафизова таныштырды.
– Безнең балалар бакчасы бу юнәлештә мәктәп белән тыгыз элемтәдә эшли. Кечкенәдән балаларга космос серләрен төшендерәбез, – диде Яңа Кенәр балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Гарифҗанова.
Яңа Кенәр мәктәбендә картиналарны терелтү гадәте матур традициягә кереп киткән. Ягъни, бер картинаны алалар да, укучылар нәкъ шундагыча итеп тере картина тудыралар. Бу юлы алар Геннадий Литвиненконын “Гагарин на Дону” дигән картинасын алганнар. Гагаринга охшаган укучыны да тапканнар.
Космонавтикага багышланган бәйрәм кичәсен мәктәпнең яшь үзешчәннәре бизәде. Әни белән кыз бәрәңге алганда алар янына Юрий Гагарин килеп чыгуын сәхнәләштергәннәр. Ул хакта ишетеп, укып белү бер нәрсә, ә менә үз күзең белән күрү бөтенләй икенче. Сәхнәдә театральләштерелгән күренеш кенә булса да.
Яңа Кенәр мәктәбенең директор урынбасары Ильмира Әхмәтова ни өчен әлеге стеланың үзләрендә төзелүе белән таныштырды.
Бу мәктәптә космонавтика юнәлешендә эшне 2011 елдан ук башлап җибәргәннәр. Бөтен гомерен шушы темага багышлаган, үзе белгәннәрне яшь буынга да җиткерү теләге белән янып яшәгән Хәлил Гайнетдинов биредә югары сыйныф укучыларына дәресләр дә биргән, хәтта укучыларын космонавт Валентина Терешкова белән очрашуга алып барган, “Йолдызлар шәһәрчеген” дә күрсәтеп кайткан.
– Мәктәптән ерак түгел космонавтлар аллеясы барлыкка килде. Аны ачарга беренче хатын-кыз космонавт үзе кайтасы иде. Тик, төрле сәбәпләр белән, кайта алмады, – диде Илмира Әхмәтова.
Бу урынны шул килеш кенә калдырмас өчен Җиһангирлар паркы ясарга булганнар.
Шул көннән планнарын тормышка ашыру максаты белән йөргәннәр. Һәрвакыттагыча, Хәлил Гайнетдинов зур тырышлык куя. Ниһаять, төзүчеләр көче белән Җиһангирлар паркы сафка баса. Укытучылар да читтә калмаган.
Паркта ял һәм балалар өчен уен зоналары булдырылган, ә иң мөһиме биредә һәркем космонавтика һәм әлеге өлкәгә нигез салучылар белән таныша ала. Ул тулысынча космик тематикага багышланган. “Җиһангирлар паркы” Татарстанда космоска багышланган бердәнбер ял урыны. Хәтта килгән кешеләрне беренче космонавт Юрий Гагарин һәм Сергей Королев каршы ала.
Паркны ачу тантанасына килгән кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Арча мәдәният йортының Аида Ондрина җитәкчелегендәге бию төркеме тематик бию башкарды. Төзүчеләргә, Хәлил Гайнетдиновка Рәхмәт хаты тапшырылды. Укучылар Дан гирляндасы куйдылар. Стеланың нигезенә Казан һәм Яңа Кенәр укучыларының үзләреннән соң килгән буынга теләкләре белән “Вакыт капсуласы” салынды.
Иртәдән яңгыр явып торуга карамастан, кеше күп килгән иде. Бу көн кенәрләр өчен чын бәйрәм төсен алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев