erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә узган ярышта 82 яшьлек балыкчы катнашты

Авыл җирлегендә бишенче кышкы балык ярышы узды.

Узган ялларда Яңа Кенәр авылында традицион балыкчылар ярышы үткәрелде. Районкүләм уздырылган әлеге бәйрәмдә иң оста балыкчылар җыелган иде. Иң яшь балыкчы - Самат Әхмәдуллин, ә иң өлкәне 82 яшьлек Марсель Зарипов иде. Ярышта бер хатын-кыз (Гөлшат Әхмәдуллина) балыкчы да катнашты.

Балыкчылар бәйрәмен Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачты. "Бүген бик матур бәйрәмгә җыелдык. Оештыручыларга, катнашучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Алдагы елларда да шулай бергә җыелырга язсын, дәвамлы булсын", - диде ул.  

Әлеге ярышларны оештыруда төп көч куючылар һәм иганәчеләр - Яңа Кенәр авыл җирлегенең "Сугыш хәрәкәте" ветераннары, Гарифулла Әхмәтгалиев һәм Арча районы хакимияте. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балыкчыларның хезмәтен үз эшенең осталары булган жюри әгъзалары бәяләде. Иң күп балык тотучы Фәрит Самигуллин 1 урынга лаек булды.   

Балыкчыларның һәм җанатарларга ял бүләк итүче  Хәйретдинов Радик һәм Яңа Кенәр җирлеге мәдәният йорты хезмәткәрләре берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Килгән һәркем уха, чәй, коймак белән авыз итте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X