erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кенәрдә хәйрия волейбол ярышы узды

Авыл җирлегеннән махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә спорт ярышы оештырылды

Спорт чаралары оештыруга җитди караучы әлеге авыл җирлегендә спортчы егет-кызлар бихисап. Кайсы спорт төрен генә алсаң да, бу җирлек алдынгылар рәтендә бара. 
Волейбол ярышлары әле декабрь аенда гына булып узса да, авылның спорт сөючеләре кабат мәктәп спорт залына җыелды. Бу юлы гади ярышлар гына түгел, махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә багышланган волейбол уеннары узды. 

Спорт чарасын авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин ачып җибәрде. “Әлеге чараны оештыручыларга, катнашучы спортчыларга, гомумән, өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге уеннар матур узсын”, – дип башлады ул чыгышын. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ярышларда Яңа Кенәр җирлегеннән генә җыелган алты команда уйнады: Яңа Кенәрнең студент яшьләре, 2014 елгы уенчылар, 1998 елгы спортчылар, ветераннар, “Кедр” командасы һәм җыелма команда. Студентлар беренчелекне, “Кедр” командасы икенче урынны яулады.

Башка ярышлардан аермалы буларак, уеннар ахырында бүләкләү өлеше булмады. Ул рәхмәт сүзләре, ихлас теләкләр һәм изгелек белән тәмамланды. Иганәчеләрнең биргән приз фонды авыл җирлегендә махсус хәрби операциягә киткән егетләргә ярдәм итүче волонтерларга тапшырылды. Бу адымны катнашучылар берсүзсез күтәреп алдылар һәм кайберләре шәхсән үзеннән дә матди ярдәм күрсәтте. Ярышның иганәчеләре, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче авыл яшьләре үзләренең исемнәрен күрсәтмәүләрен сорады.
“Әлеге акчалар һәм сертификатларга бүгенге көндә илебезнең тыныч киләчәге өчен көрәшүче ир-егетләребезгә җылы киемнәр һәм башка кирәк-яраклар алыначак. Мондый зур адымга баручы иганәчеләргә, җирлегебезнең спортчыларына зур рәхмәтемне җиткерәм”, – диде Яңа Кенәр авыл җирлегенең Сугышчан туганлык оешмасы җитәкчесе Рашат Салихҗанов.  
Әлеге ярышларны уздыручы җирлекнең спорт оешмасына һәм аны җитәкләүче Ришат Садиковка авыл җирлеге башлыгы һәм Сугышчан туганлык оешмасы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев