“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Россиядә – өченче!
Ширкәттә терлекчелектә яңа программалар, цифрлаштыру кебек яңалыклар кертүдә аның өлеше зур
“Яңарыш“ ширкәте баш зоотехнигы Рамилә Вәлиуллина Мәскәүдә Тимирязев исемендәге авыл хуҗалыгы академиясендә узган өченче Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар конкурсында өченче урынны яулады.
7 октябрьдә Рамиләне район башлыгы Илшат Нуриев зур җиңүе белән котлады, Рәхмәт хаты тапшырды, уңышлар теләде.
Рамилә Вәлиуллина Зәй районыннан, 2019 елдан Арча районының “Яңарыш“ ширкәтендә баш зоотехник булып эшли. Быел читтән торып Казан ветеринария академиясен тәмамлады, укуын магистратурада дәвам итә. Ширкәттә терлекчелектә яңа программалар, цифрлаштыру кебек яңалыклар кертүдә аның өлеше зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев