erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Янган йорттан ата белән ана балаларын коткарган

Бәла адәм башыннан йөри.

Бүген төн уртасында Татарстанның Әлмәт районы Рус Акташы авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачыкланганча, шәхси агач йортның түбәсе һәм веранда түбәсенең бер өлеше янган. Янгын мәйданы 110 квадрат метр тәшкил иткән. Утны бер сәгать эчендә җиңгәннәр.

Янган йорт тәрәзәсе аша әти-әнисе 14 һәм 6 яшьлек ике баласын коткара алган.

Беренчел мәгълүматларга караганда, янгын сәбәбе электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозудан килеп чыккан

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-almat-raionynda-yangan-iorttan-ati-anise-balalaryn-kotkargan-5879578

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев