erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Янгынга каршы махсус режим кертелде

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2023 елның 8 декабреннән “Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында“ 1581нче карар кабул ителде. Аның нигезендә 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр ТР территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.

Янгынга каршы махсус режим Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген, физик һәм юридик затларның мөлкәтен, дәүләт яки муниципаль милекне саклау максатларында билгеләнә. Яңа ел бәйрәме чараларын үткәрү объектлары, шулай ук пиротехник эшләнмәләрне сату һәм куллану урыннары аерым контрольдә тотыла.

Янгынга каршы махсус режим вакытында 1-3 класслы пиротехника эшләнмәләрен куллану тыела (бенгаль утлардан тыш). Пиротехник эшләнмәләрне бары тик янгын куркынычсызлыгы буенча мәҗбүри чараларны үтәгәндә генә кулланырга рөхсәт ителә.

Сертификацияләнгән пиротехник эшләнмәләрне махсус кибетләрдә (бүлекләрдә) сатып алырга рөхсәт ителә. Пиротехниканы кулланыр алдыннан башта инструкция белән җентекләп танышырга кирәк. Пиротехниканы район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары карары белән билгеләнгән махсус мәйданчыкларда гына кулланырга рөхсәт ителә. Пиротехник эшләнмәләрне халыкка капма-каршы яктан кулланырга кирәк. Пиротехник эшләнмәне кул сузымы ераклыгында гына яндырып җибәрергә ярый.
Салютларны кулда килеш яндыру (хлопушкалар, бенгаль утларыннан тыш) тыела. 

 Бүлмәләрдә, биналарда һәм корылмаларда, түбәләрдә, балконнарда, лоджияләрдә пиротехник эшләнмәләрне кулланырга, әгәр фейерверк эшләмәсә,  5 минут дәвамында аның янына килеп иелеп карарга  ярамый. Һава торышы шартлары аларны кулланганда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәсә, эшләнмәләрдә китек урыннар булса һәм яраклылык срогы чыкса кулланмаска.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Балаларга пиротехник эшләнмәләрне мөстәкыйль рәвештә кулланырга рөхсәт итмәскә.
Шулай ук күпләп һәм ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга законда билгеләнгән тиешле сертификатлары булмаган пиротехник эшләнмәләрне һәм электр гирляндаларын сату тыела. Яңа ел уенчыкларының, ясалма чыршыларның янгын куркынычсызлыгы күрсәткечләре һәм алар белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы чаралары күрсәтелгән техник документлары булмаган очракта, аларны сату тыелуын аерым исегезгә төшерәбез.
Халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә җитди карауларын һәм  балигъ булмаган балалар белән  янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү темасына профилактик әңгәмәләр үткәрүегезне сорыйбыз.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган вакытта янгын күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәреләчәк. Гамәлдәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозулар ачыкланса, аларны РФ КоАП 20.4 ст. 2нче өлеше буенча  административ җаваплылыкка тартачаклар. Гражданнарга – 20000 сумга кадәр,  вазыйфаи затларга – 60 000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләргә – 80 000 сумга кадәр, юридик затларга 800 000 сумга кадәр штрафлар каралган.
Янгын чыккан очракта җинаять җаваплылыгы билгеләнә.

Адель Шакирҗанов, 
Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге  дәүләт инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев