“Идарәче компания“ ширкәтендә яңа җитәкчесе билгеләнде
2 октябрьдә “Арча муниципаль районы идарәче компаниясе“ ширкәте коллективының җыелышы булды. Анда оештыру мәсьәләсе каралды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ширкәт директоры Илдус Әһлиевның үз теләге белән эштән китүен әйтте. Ул аның озак еллар район халкына игелекле хезмәт итүен билгеләп үтте, аңа район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырды.
“Идарәче компания“ ширкәте җитәкчесе итеп моңа кадәр “Татинвестрой“ ширкәтен җитәкләгән Сәгыйтьҗанов Рәмис Миннехан улы билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев